Алсу: “Картлар йорты” клибы картлар йортын үз күзләребез белән күргәч төшерелде”

Азат Фазлыевның “Картлар йорты” дигән клибы сайтыбызда зур шау-шу уятты. Комментарийлар арасында ачысы да, төчесе дә шактый. Бу фикерләргә Азатның хатыны Алсу да битараф калмый. “Туйлар.ру” укучыларына ул үз аңлатмасын бирергә кирәк тапкан:

– Хөрмәтле дуслар! Бу клип күктән төшкән әйбер түгел. 2 ел элек без – Азат Фазлыев, мин, Гөлназ Садретдинова (“Саф хисләр”), Азат Фазылҗанов, Шамил Галиев һәм безне оештырып йөрүче Рәдис Хәкимов – хәйран гына хәйрия концертлары белән йөрдек. Шуның берсе Кенәр балалар йортында булса, берсе Арча картлар йортында булды.

Башта үзебезнең кайда чыгыш ясаганны аңламадык та кебек. Аннары ак яулыклы әбиләр, бабайлар килеп, елый-елый аркабыздан сөеп, рәхмәтләр укыгач, бик тә уйга калдык һәм картлар йортының хуҗасы белән сөйләшеп алдык. Ул безгә монда ничек эләккәннәрен, ничек яшәүләрен сөйләгәч йөрәк бик тә
әрнеде.

Иң авыры шул, монда күбесе татар әби-бабайлары яши! Күбесе үз аягында йөри. Урын-җирдә ятканнары да бар. Без җырлаганда елап утырдылар. Безгә кушылып та җырладылар. Директор сөйләвенчә, монда балалары булганнар да яши һәм алар әниләрен, әтиләрен ялга, мунчага алып кайткалыйлар да икән, хәтта! Вакытлары булмаганга, яисә башка сәбәп аркасында китереп куялар икән.

Тагын картлар йортында туган-тумачасы булмаганнар, йорт-җирсез калганнар, үзләре теләп килгәннәр дә бар. Ләкин аларны бик яхшы карыйлар, ашаулары да бик яхшы. Ни генә дисәң дә, балаларның каравына, ярдәм итүенә җитми.

Шуннан соң Азат Фазылҗанов әлеге темага бик уйланырлык шигырь иҗат итеп, минем кулга тоттыргач, мин көй иҗат иттем. Ә җырны, әлбәттә, картлар йортында булган, андагы хисләрне йөрәге аша тойган Азат Фазлыевка җырларга тапшырдык. Дөньяның кая барганын беребез дә белми, балаларыбыз тәүфикълы, акыллы булып үссеннәр дигән теләктә калып әлеге клипны төшердек. Калганы сезнең хозурыгызда, хөрмәтле дуслар!

 

Азат Фазлыевның "Картлар йорты" клибын карарга.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.01.2012 21:52:46

Габдерахим эфэнде,мин Сезнен белэн килешмим.Клип бик тэ яхшы, кунелгэ утэрлек булган. Э картлар йорты проблемасын дини юл белэн генэ хэл иту дорес юл дигэн белэн килешмим.яшьлэрнен кубесе эле диннэн ерак.э менэ жырны барлык яшьлэр дэ тынлый, концертларга да йори.э менэ мэчеткэ, кызганыч, концертка йоргэн кебек ук йормилэр шул яшьлэребез.Шулай булгач, тэрбияне кайдан башласан, яхшырак булганы анлашыладыр. Аннары Жырны ижат иткэннэрне тэнкыйтлисе юктыр дип уйлыйм, чонки Алсу да ,Азат Фазылжанов та ,узлэре ук яшьлэр!Э яшь кешенен шундый проблема кутэргэне очен,эфэрин диясе генэ кала.Э менэ жырны язмасан( берни дэ эшлэмэсэн дип укыгыз),бер кем -беркемне дэ хурламый да,гаебен дэ булмый.Татар башын татар ашар ,шул була ахрысы.

09.01.2012 15:04:38

Эйе, туганнары,балалары булмаган бик олы яшьтэге уз-узен тэрбияли алмаучы татар эби-бабайларынын картлар йортына урнаштырылуы - табигый хэл.Лэкин балалары булган, сау-сэламэт, уз аягында йоргэн 55-60 яшьтэге татар апасынын картлар йортына элэгуе - ни дисэгез дэ, сирэк куренеш ул. Кабатлап эйтэм: бу бездэ буген жырларга салырлык зур актуаль проблема тугел.Э менэ, эйтик, эчучелек, наркомания кебек социаль проблемалар буген чын-чынлап миллэтебезнен тамырын корыта. Эмма бу темаларга серьезный жыр ижат иту отышлы тугел шул. Сэхнэдэ исерек булып кыланып халыкны колдеру купкэ отышлырак.
Клипка килгэндэ,жырчынын тавышы шэп, бер сузем юк, лэкин авторларнын проблемага тугел, э узлэренэ игьтибар жэлеп итэселэре килуе сизелэ.
Э картлар йортлары проблемасын фэкать балаларга дини тэрбия биру юлы белэн генэ хэл итеп була.

Последние комментарии