Алсуның кызы җиңүне сатып алганмы?

"Голос" проектында җиңүче ун яшьлек Микелла Абрамова шатланырга да өлгермәде, аның җиңүен сатып алуда гаепләүләр башланды. Интернетта шау-шу күтәрелде, шул сәбәпле Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды.
Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган, дип яза Кызыл таң.
 
Әлегә бу гаугалы хәлгә карата Алсу тарафыннан бернинди аңлатма ишетелми. Шулай да бик күп артистлар фикерләрен язалар, күбесе гаделсезлекне таный.
 
"Голос. Дети" проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту өчен көрәшкә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии