"Аңа рәхәт!" - Элвин Грей Әнвәр Нургалиевтан көнләшә

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшиннан “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә шәхси тормышы турында сораганнар.
- Ай-яй-яй. Кызлар минем графикка түзмиләр бит. Ә сез сөйгән ярыгыз белән ярты елга бер күрешә алыр идегезме? Аларның психикалары чыдамый. Мин аларны аңлыйм. Кыз кешегә игътибар кирәк. Телефон аша гына, видео аша гына сөйләшеп яратып булмый ул. Кочаклап яратырга кирәк. Әнә Әнвәр Нургалиев “Кочаклама яратмыйча” дип җырлый бит. Ә мин “Елама яратмыйча, син еракта булганга” дип җырлар идем. Җырны шулайрак язар идем. Әнвәрнең хатыны бар, балалары бар. Аңа рәхәт, - дигән Интертатка Радик Юльякшин.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии