Анастасия Волочковага кәҗә бәтиен бүләк иткәннәр (ФОТО)

Бу хәл аның туган көне вакытында булган. Шундый сюрпризны балеринага Бари Алибасов ясаган. Башта Анастасия “бүләк” белән нишләргә кирәк икәнен белмәгән. Тик соңрак биюченең социаль челтәрләрдә урнаштырган фотолардан күренгәнчә, ул кәҗә бәтие белән бергә йоклаган да.

Әмма бернигә карамастан балерина бүләген зоопаркка тапшырган. “Анда аңа яхшырак булачак”, - дип язды Анастасия Волочкова социаль челтәрләрнең берсендә. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии