Анастасия Заворотнюкка теләктәшлек йөзеннән танылган актриса чәчен пеләшкә кырдырган (ФОТО)

"Не родись красивой", "Атлантида" фильмнары аша танылган актриса Нелли Уварова Анастасия Заворотнюкка һәм аның кызына теләктәшлек йөзеннән чәчен пеләшкә алдырган.
Анастасия яман шеш белән көрәшеп ятканда, аның танышлары актив рәвештә интервьлар бирүенә, теләсә нинди гайбәтләр таратуына йөрәге әрнеп, ул шундый адымга барырга булган. Уварова Заворотнюкның туганнарына төрле гайбәт сүзләргә игътибар итмәскә куша. Ул шулай ук дустына тизрәк терелүен дә теләгән, дип яза ШК.
 
Уварованың язылучылары аның бу адымын хуплаган. "Нелли, син космик кеше!", "Нелли, сезгә әлеге кыю образ килешә!" дип комментарийлар калдырганнар.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии