Андрей Малаховның улы авырый

Андрей Малаховның улы авырыйФото: Инстаграм Телевидениедә тапшырулар алып баручы Андрей Малахов хатыны белән бер яшьлек уллары Сашаны тәрбиялиләр. Ир белән хатын баланың социаль челтәрләрдә йөзен күрсәтми һәм аның турында сөйләми дә диярлек.

Тик шушы көннәрдә Малахов искәрмә ясады: «Сәлам, Андрей!» тапшыруында улының авыруын әйтеп узды, дип яза "Сәхнә".

Программаның чираттагы чыгарылышына актриса Ирина Муравьева килгән иде. Әңгәмә балаларны тәрбияләү турындагы сүзгә борылыш алгач, Малахов җәйге эсседә малаеның салкын тидерүен әйтте.
 
«Малайга яшь ярым, ул узган ялларда су сиптерү шлангасын кысып, су сибәргә өйрәнде. Һәм шундый дәрәҗәгә кадәр барып җитте ки, бүген аның температурасы - 38. Төне буе шәм белән йоклады. Аның каравы, кирәкме, кирәк түгелме, бөтен җиргә су сибелгән», - дип сөйләде Малахов.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии