Анджелина Джолины ашыгыч рәвештә психиатрия клиникасына озатканнар

Анджелина Джоли белән Брэд Пит мәхәббәте әкият кебек иде. Ә аларның аерылышулары триллерга әйләнеп бара, дип яза "Стархит". Хәзер кайчандыр бер-береннән башка яшәүне күз алдына китерә алмаган пар, массакүләм матбугат чараларында бер-берсе бакчасына таш атып, ялалар ягып, бер-берсе турында ямьсез фикерләр әйтеп, балаларын бүлешәләр.
Әлеге низаглардан тәмам гарык булган Анджелина Джолиның нерв кыллары түзә алмаган,  аны ашыгыч рәвештә психиатрик клиникага урнаштырганнар. Аны анда булимия һәм анорексиядән дәвалыйлар.
 
Чит ил порталлары хәбәр итүенчә, Анджелина элек тә әлеге клиникада дәваланган. Аны ул вакытта организмы ач торып хәлсезләнгәннән соң дәвалаган булганнар. Сылу булырга омтылган йолдызның 169 сантиметр буена 44 килограмм авырлыкта гына булуы аны әлеге хастаханәгә китергән.
 
Анджелина хастаханәдә ике атна дәваланачак. Ул төп рольне уйный торган «Малифесента» фильмын төшерү дә ул дәваланып чыкканчы кичектерелеп торачак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии