Артист Ришат Әхмәдуллин: “Юләр вакытта өйләнергә кирәк”

Г.Камал театрында ул быел 11нче сезонын ачты. 20 яшендә “экспресс” рәвештә генә Булат роленә кереп киткән, тарихтагы иң яшь Булат ул! Алай гына да түгел, консерватория тәмамлаган артист та.
– Ришат, әти-әниегез иҗат кешеләре түгел дип беләм...
 
– Әтием гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Әнием радио җиһазлар заводында өлкән мастер. Икесенең дә иҗатка кагылышлы һөнәрләр түгел.
 
– Әмма сезнең белән кечкенәдән ныклап шөгыльләнүләре сизелә...
 
– Мине иҗат юлына әни бастырды. Ләкин ул, әгәр дә үзеңдә кызыксыну булмаса, сиңа моны бирә алмас идем, ди. Иҗатка тартылышым булган, миңа ул дөнья кызыклы булып тоелган. Иҗат юлыннан китүемә бер дә үкенмим.
 
– Ир-ат өчен иҗади һөнәрне җитди дип санамыйлар бит.
 
– Анысы белән дә килешәм. Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Шуңа күрә мин хәзер тагын башка юнәлештә, продюсерлык, менеджмент өлкәсендә белем алам.
 
– Артистның үз тамашачысы барлыкка килсен өчен, театрда ничә ел эшләү кирәк?
 
– Бик кызык сорау, тик моңа төгәл генә җавап бирә алмыйм. Тамашачылар тарафыннан игътибарны “Зәңгәр шәл” һәм “Искән җилләр”не чыгаргач тоя башладым. “Зәңгәр шәл”гә көтелмәгәндә кердем (төп рольне уйнаучы артист авырып китү сәбәпле, Ришат 3-4 сәгать эчендә бу рольгә билгеләнә – Авт.). Ул роль миңа театрда артист буларак төпләнеп калырга мөмкинчелек бирде. Фәрит абый Бикчәнтәев та, син бик кыю кеше икәнсең, диде.
 
Рамай роле тамашачы арасында танылу китерде. Миңа хәзер дә әле син бит парашютчы малай, дип дәшәләр.
 
– Булатны уйнаганнан соң, тәнкыйтьне күп ишеттегезме?
 
– Ишетелде, әлбәттә. Ләкин тарихта иң яшь Булат булып кереп калу да минем өчен зур дәрәҗә. Бәлки киләчәктә дә Булат образын өйрәнүчеләр булыр. Консерваторияне тәмамлаганда, диплом эшем шуңа багышланды. Булат образын башкарган барлык артистларны өйрәнеп, анализ ясадым. Тарихта мин иң яшь Булат – 20 яшьтә уйнадым. Мин “картаю” белән Булат үсә бара. Хәзер үземне күбрәк Булат итеп хис итәм, аны аңлый башладым.
 
– Геройларыгыз күпчелек уңай. “Тәти малай”ларны гына уйнау туйдырмыймы?
 
– 8 ел дәвамында миңа гел уңай образларны гына бирәләр иде. Илгиз Зәйниев “Көтәм сине” спектаклендәге роль белән бу стереотипларны җимерде. Бу үземә дә кызыклы. Чөнки мин “тәти малай”ларны уйнарга яратмыйм. Тискәре образларны тудыру, артист буларак, кызыграк.
 
Безнең татар халкы бик ышанучан бит. “Тапшырылмаган хатлар”да уйнаганнан соң да социаль челтәрдә язылучыларым бераз кимеде. Мине тормышта да шундый кеше дип уйлыйлар. Бу минем күңелемә май булып ята, димәк рольне җиренә җиткереп башкарганмын.
 
– “Угол” спектакльләрендә дә, “Анна Каренина” спектаклендә дә уйнадыгыз. Бу сезгә нәрсә бирә?
 
– Мин – табигатем буенча авантюрист. Татар театры артисты буларак, рус спектакльләрендә уйный алуым минем өчен дәрәҗә. Аннан, рус театры белән татар театры бик аерыла. Материалны тамашачыга җиткерү үзгә. Татар театрында без күбрәк хисләр, эмоцияләр белән эш итәбез. Рус театрында ул корырак, анда башка техникага басым ясала.
 
– Ә тамашачы аерыламы?
 
– Бик аерыла. Бу татар халкын кимсетү дип кабул ителмәсен иде. Кызганыч, театрда минем җенемне чыгара торган әйбер бар. Бездә халык күңел ачар өчен килә. Ләкин театрга гыйбрәт алырга, эчке дөньяңны баетырга, үстерергә килергә кирәк. Үзеңне күрергә килергә кирәк. Безнең театрга авыллардан күбрәк киләләр. Анда культурага карата тәрбияне кешеләр телевидение аша ала. Билгеле инде, халык көн саен театрга авылдан килеп йөрми. Алар бөтен үсешне, мәгълүматны телевидениедән үзләштерә.
 
Ун ел эчендә тамашачы үсә, үзгәрә, акыллылана. Аны күрәм. Сәхнәдә уйнаганда бик ачу килә торган әйберләр бар. Мисал өчен конфет фантикларын кыштырдатып, ашап утырулар сизелә. Телефонда утырулар күренә. Боларны актер сәхнәдән күрә һәм ул безгә бик тәэсир итә.
 
Ә рус тамашачысы ул күбрәк интеллигент. Аларда андый әйбер юк.
 
Тамашачыларның соңга калуларын үзгәртер идем. Менә Мәскәүдә шулай: соңга калдыңмы – гафу ит. Әйе, тамашачы билетны акчага ала. Ләкин бит сине артист көтә. Билгеле, төрле очраклар була. Тик без бит беркайчан да поездга яисә самолетка соңга калмыйбыз, алдан килеп утырабыз. Нишләп сине театрда башка кеше көтеп торырга тиеш?
 
– Кызганыч, әмма бездә тамашачы җитди, уйландыра торган спектакльләрне дә бик кабул итми. Комедияләргә күбрәк йөриләр төсле. Сезнеңчә, тамашачыны тәрбияләп буламы?
 
– Әйткәнемчә, безнең халыкны телевидение тәрбияли. Үзем аны бөтенләй дә карамыйм. Ләкин халыкның бөтенесен дә надан димәс идем. Телевидениене кабул итми торган кешеләр бар. Әмма шигырьләр, матур җырлар яңгыраса, алар телевизорны карый. Безнең театрда төрле тамашачы өчен спектакльләр тәкъдим ителә.
 
Тамашачы тәрбиялим дип, классик әсәрләрне генә сәхнәләштереп булмый. Барысы да баланста булырга тиеш.
 
– Консерватория булган кеше буларак, ни сәбәпле театрга килдегез? Эстрада, җыр өлкәсендә акча күбрәк бит.
 
– Миңа күбрәк актерлык өлкәсе, театр юнәлеше кызыграк дөнья. Театрда үзеңне профессиональ җырлый белә торган актер итеп санау – күпкә дәрәҗәлерәк дип саныйм. Җырчылар күп бит. Театрда да миңа җырлы рольләр бирәләр. Азмы-күпме концертларда да җырлыйм.
 
– Ә матди як?
 
– Акчаң җитми икән, башка җирдә дә эшләргә була. Акча беркайчан да җитми. Иң беренче чиратта, яраткан эшең булырга тиеш.
 
– Белүемчә, сез әле гаиләсез?
 
— Бу сорауны гел бирәләр. Әлегә юк. Гаилә мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Хатыным, балаларым бернәрсәгә дә мохтаҗлык тоймаска тиеш.
 
Әлегә мин бу юнәлештә эшлим.
 
– Әмма яшь 30да бит...
 
– Ир-атка бервакытта да гаилә корырга соң түгел. Әлбәттә ялгызлыкка күнегү куркынычы бар. Күнегеп барам инде мин. Бик каты сайлана башлыйсың. Дөрес, юләр вакытта өйләнеп калырга кирәк. Яратмыйча өйләнмим дип үземә сүз бирдем. Яратып өйләнәсем килә. Чөнки әгәр дә мин хатынымны, йөргән кызымны тулысынча яратмыйм икән, минем ул гаиләгә кайтасым килмәс иде. Кешедән бик тиз туя торган кеше мин. Миңа кешене тулысынча яратырга кирәк.
 
Өч тапкыр җавапсыз мәхәббәт кичердем. Мине яратсалар – мин яратмыйм, мин яратсам – мине яратмыйлар. Тик мин үз тиңемне көтәм.
 
Өйләнер өчен генә йөреп карадым. Тик алай булдыра алмыйм. Соңгы очрашып йөргән кызга да шулай дидем. Мин сиңа өйләнергә әзер, ләкин сине тулысынча бәхетле итәрлек дәрәҗәдә яратмыйм, дидем. Ә ул бәхетле булырга тиеш. Һәрбер кеше бәхетле булырга тиеш. Мин аны бәхетле итә алмасам, ул да бәхетсез, мин дә бәхетсез булачакмын. Балаларыбыз туса, алар да бәхетсез була. Мин бик тә кеше рәнҗешеннән, хатын-кыз күз яшьләреннән куркам. Минем яратмаган хатын янына өйгә кайтасым килми.
 
Билгеле, бу сөйләшүдән соң без елаштык. Ул инде хәзер кияүдә. Бер ел узганнан соң, миңа килеп рәхмәт әйтте. Син эгоист түгел, минем хакта уйлаганың өчен рәхмәт, диде.
 
– Күпме очраштыгыз?
 
– Ике ел. Ел ярым йөргәннән соң, аны тиешле дәрәҗәдә яратмавымны аңладым.
 
– Ә ничек була ул тиешле дәрәҗәдә?
 
– Аңа бөтен дөньямны бирерлек итеп.

– Әмма 30га җиткәндә йөрәк түгел, күбрәк баш эшли башлый бит.
 
– Әйе, баш эшли. Әмма өметләнәм. Өметсез шайтан гына диләр бит...
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии