Артистлар нинди чәчәкләр ярата? (CОРАШТЫРУ)

Табигатьтә язның беренче ае - март хакимлек итә. Март дигәч тә, хатын-кызлар бәйрәме һәм төрле төсле лалә чәчәкләре күз алдына килә. Әмма һәркемнең үзенең яраткан чәчәге була. Әйтик, берәр артистның концертына, яисә театрга барырга җыенсаң, "яраткан чәчәге нинди икән, кайсын алыйм икән?" дип еш кына баш ватырга туры килә. Хәер, ул хакта хөрмәтле хатын-кызларның үзләреннән сорашырга булдык.

Зәйнәб Фәрхетдинова (җырчы): "Элек калла чәчәкләрен ярата идем. Хәзер гортензияләр ошый. Алар өемдә дә, бакчамда да күпләп үсә".

Резеда Сәлахова (К.Тинчурин театры артисты): "Тамашачым бүләк иткән теләсә нинди чәчәкләрне яратам. Бигрәк тә күңелемә ак хризантемалар хуш килә. Алар бик озак тора. Бөтен өйгә хуш исен таратучы гиацинт чәчәкләрен дә яратам".

Гүзәл Уразова (җырчы): "Иң яраткан чәчәкләрем - ак розалар! "Ромашкалар" җырын җырлый башлагач, ромашка чәчәген дә ярата башладым".

Лилия Мәхмүтова (К.Тинчурин театры артисты): "Астралар һәм хризантемалар яратам. Гади дә, шул ук вакытта зәвыклы да. Розаларга да каршы түгел".

Иркә (җырчы): "Калла чәчәкләрен бик яратам, әмма күпме генә ул турыда язсам да, бу чәчәкне миңа бары бер генә тапкыр бүләк иттеләр".

Гөлназ Гыйниятова (тележурналист): "Берсен дә аерып караган юк, барлык чәчәкләрне дә яратам. Якын кешеләрең бирсә, бигрәк тә кадерле".

Илсөя Бәдретдинова (җырчы): "Өзгән чәчәкләрне бик кызганам, шуңа күрә гөлләр бүләк итсәләр, яхшырак. Мин аларны карап үстерер идем".

Дилә Нигъмәтуллина (җырчы): "Роза чәчәкләрен бик яратам".

Гөлнара Абитова (Яшь тамашачы театры артисты): "Чәчәкләрне бик яратам, аеруча орхидея һәм лалә чәчәкләренә гашыйк мин".

Гүзәлем (җырчы): "Чәчәк ата торган гөлләр ошый".

Хәния Фәрхи (җырчы): "Мин умырзая чәчәген яратам. Үзе матур, үзе хуш исле, бозны ярып чыга, тик кыска гомерле... Бу балачак хатирәләрем... Аннан соң ак хризантемаларны яратам".

Гөлназ Нәүмәтова (К.Тинчурин театры артисты): "Чәчәкләрнең барысын да яратам, ә шулай да иң яратканнары - сирин һәм ландышлар! Алары булмаган очракта, оригиналь, кочакка сыймый торган чәчкә бәйләмнәрен яратам".

Ләйсән Мәхмүтова (җырчы, актриса): "Миңа матур итеп ясалган чәчәк бәйләмнәре ошый. Ә чын күңелдән бирсәләр, ромашкаларга да сөенәм".

Алсу Әбелханова (җырчы): "Идәндә тора торган чүлмәктә үсүче яшел яфраклы гөлләрне яратам. Һәм ак розалар ошый".

Эльмира Сөләйманова (җырчы): "Калла һәм роза чәчәкләрен яратам".

Гүзәл Шәмәрдәнова (Түбән Кама театры артисты): "Альстромерия чәчәкләре ошый. Ә иң яраткан чәчәкләрем - ландышлар!"

Гөлназ Асаева (җырчы): "Мин, гомумән, чәчәкләр яратмыйм. Әгәр тамашачым мине сөендерергә теләсә, йомшак уенчыклар бүләк итә ала".

Алсу Фазлыева (җырчы): "Лилия һәм хризантема чәчәкләрен яратам".

Азалия Зиннәт (җырчы): "Розадан алып кыр чәчәкләренә кадәр - барысын да яратам. Иң мөһиме: чын күңелдән бирелсен!"

Альбина Гайзуллина (Яшь тамашачы театры артисты): "Ак лилия чәчәкләрен үлеп яратам".

Ландыш Нигъмәтҗанова (җырчы): "Чәчәкләрнең барысы да матур, барысын да яратам!"

Гөлсирин Абдуллина (җырчы): "Кайвакыт хуш исе башны әйләндерсә дә, лилия чәчәкләрен яратам".

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.03.2016 08:37:05

"Кайвакыт хуш исе башны эйлэндерсэ дэ, лилия чэчэклэрен яратам"- лилиялэрнен исе сасы бит анын

Последние комментарии