Артур белән Марат "Казан егетләре"ннән ник киткән?

"Казан егетләре" төркеме өешкан көннән бирле шунда җырлаган Артур Минһаҗев белән Марат Галимовның составтан китүе бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Егетләрне китәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Ник мондый карарга килгәннәр?

"15 ел буе төркемгә бөтен җаныбыз-тәнебезне бирдек. Шәхси тормышны гел артка планга калдырдык. Төркемнән китү бер дә җиңел булмады. Безне яраткан тамашачы гына түгел, үз күңелем дә моңа ышанмый әле. Дөресен генә әйткәндә, китәргә исәп юк иде. Продюсерыбыз, төркемгә яшь егетләр кирәк, дип, шундый карарга килде. Үзебезне олы хис итмибез анысы, әмма җитәкче шундый карарга килгән икән, димәк, кирәктер... Эшебезне яхшы күрсәтә алдык, Аллага шөкер. Тамашачы безне яратты. Аларга рәхмәтлемен.

Яшь составка килгәндә, егетләргә уңышлар телим. Әгәр шушы биеклекне тота алсалар, исемне тагын да күтәрсәләр, яхшы булыр. Дәрәҗәне төшермәс өчен нык тырышырга, үзләрен тулысынча шуңа багышларга туры килер", дип белдергән Артур "Ирек мәйданы" газетасына.

Төркемнең тагын бер "аксакалы" Марат Галимов исә ярты ел элек ике аягын да сындырган булган. Озак вакыт хастаханәдә яткан. Бүгенге көндә ул әкренләп кенә култык таягы белән йөри башлаган. "Төркемдәге үзгәрешләр турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Үземне аннан киттем дип санамыйм. Киләчәккә планнар турында да бер сүз әйтә алмыйм. Башта ныклап аякка басасым бар", дигән Марат "Ирек мәйданы"на.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.02.2015 12:09:29

Э нигэ элекеге жырларны башкара яна группа? Яна жырлар тапсыннар.Эзергэ генэ кемдэ башкара аны. Артур белэн Марат узлэре дэ матур жырлыйлар.Мин элекеге Казан егетлэренэ кубрэк тауыш бирэм.Яшьлэр уз исемнэрен табырга тиеш.

12.03.2014 07:53:24

Менэ сина мэ, элеккеге состав булмагач "Казан егетлэре" буламы инде ул? Мин аларны ботенлэй дэ узебезнен егетлэр дип кабул итмэячэкмен, килмешэклэр какие-то..... Яшьлэр узлэре оешып узлэренэ булдырсыннар исемне, нигэ кеше данында коенырга?

23.02.2014 21:40:11

Бу торкемгэ Артур бн Марат булмагач куз яшьсез карап та булмый!Кайтарыгыз аларны или торкемнен исемен узгэртегез!нэрсэ эйтсэн дэ элекеге состав тугел инде:)

23.02.2014 17:13:41

Бойкот яңа составка! Исемне һәркем үзе таныта аны!

22.02.2014 10:16:52

Алардан башка бу торкем берничек тэ Казан егетлэре була алмый!!! Кире кайтарыгыз аларны! Татар эстрадысындагы бердэнбер тынлардай, зэвеклы торкем бу!!! Составны узгэртэсегез килсэ, торкемнен исемен дэ узгэртегез, э егетлэргэ элекке составта, элек башкарган хэм яна жырларын башкарырга момкинлек бирегеэ!!!

22.02.2014 07:38:36

Аларсыз нинди Бренд була ди инде ул! Ат абзарына сарыклар ябыла башласа аны кем тагы "Ат абзары" дип йөртүен дәвам итсен...

Последние комментарии