“Аudi”да – хыянәтчеләр, “Peugeot” машинасында үрнәк ирләр йөри

Аudi автомобильләрендә йөрүчеләр башкаларга караганда хәләл җефетләренә күбрәк хыянәт итә икән. Бөекбританиянең Illicit Encounters порталы үткәргән сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән.

Андагы мәгълүматларга караганда, әлеге машиналарны үз итүчеләрнең 22 % тугрылык сакламый.

“Хыянәтчеләр” исемлегендә Аudi хуҗаларыннан соң BMW “иярләүчеләр” урнашкан. Аларның 13,8 % “сулга” йөрүен таныган.

Өченче урында – Mercedes-Benz (8,7 %), аннары Volvo (7,6 %). Volkswagen хуҗаларының 5,7 % рульне “сулга бора”, имеш.

Үрнәк гаилә башлыклары исә Peugeot машиналарында йөри икән. Аларның нибары 0,4 проценты гына сөяркәләр белән чуала. Ышанычлылар рәтенә шулай ук Renault (0,5 %), Rover (0,5 %), Skoda (1,1 %) һәм Hyundai (1,6 %) керә.

Чыганак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии