Авиатөзелеш районы ЗАГСы ябылды
Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан ЗАГС үз эшен туктатты. Моннан соң районның өйләнешүче парларына язылышу өчен башка җир сайларга туры киләчәк. Иң якыны – Яңа Савин районындагы ЗАГС. Авиатөзелеш бүлегендә хезмәт куйган кызлар-апалар да хәзер шунда эшкә күчкән икән. Кызганыч, Авиатөзелеш ЗАГСы бик матур иде. Тантаналы бина, аулак җир, ишегалдында матур бакча – хәзер хәтердә генә калачак.
"Туйлар.ру"
Комментарии