Авыл тормышыннан туйган авыл кызы Ләйсән Сабитова яулык бәйләп танылган (ВИДЕО)

Хәзер блогер һәм вайнерлар арасында күпчелекне егетләр тәшкил итә кебек. Ә алар арасында танылып килүче кызлар да бар. Ике ай эчендә 8000 гә якын язылучы җыйган Ләйсән Сабитова шундыйлардан.
Аны авыл тормышыннан туйган авыл кызы буларак таныйлар. Аңа популярлык китергән видеолардан берсен карап китик:
 
 
Аның видео төшерә башлау тарихы да кызыклы. Ләйсән, әбисенә кунакка кайткач, әнисе белән икесе берничә сәгать эчендә ике зур бакча бәрәңгене эшләп бетерәләр. Менә шунда арыган  кыз үз фикерләрен телефонына яздыра. Менә шуннан иң кызыгы башлана да инде, дип хәбәр итә almet-rt.ru.
 
Яулык ябынган авыл кызы образы Ләйсәнгә популярлык алып килә. Ул хәзер яулыгын һәрвакыт үзе белән йөртә икән, видеога төшәр алдыннан гына бәйләп куя. Аны халык шулай кабул иткән, ярата һәм таный.
 
– Үземне популяр булырмын дип уйламаган идем, үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Кызык-мызык Илназга рәхмәт, – ди Ләйсән.
 
Аның иң зур хыялы – театр артисты булу. Әле ул КАИга икътисадчы белгечлегендә укый.
 
– Яшьтәшләрем «Ну погоди!», «Незнайка», «Простоквашино» караганда, мин «Мунча ташы»нда тәрбияләндем. Әллә шулар миндә юмор хисе тәрбияләде микән?, — дип сөйли Ләйсән.
 
 
КАИ каршында эшләп килүче «Саквояж» театр студиясенең әйдәп баручы солисты да әле ул. «Студентлар язы» фестивалендә Гран-при яулап, Казан сәхнәләрендә дә үзен күрсәтеп кайткан. Хәзер клоунада, пантомима жанрлары белән кызыксына башлаган.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии