«Авыру бала белән кияүгә алган икенче иремә рәхмәт укыйм»

Чаллыда яшәүче Альмира Галиуллина бер ялгызы ике бала тәрбияли. 16 яшьлек улы Эмильнең дә, 12 яшьлек кызы Лилиянең дә физик мөмкинлеге чикләнгән. Язмыш ничек кенә сынаса да, сынмый, бирешми үзе. Ике баласын аякка бастырыр өчен тырыша.
Эмиль
 
– 22 яшемдә кияүгә чыктым. Иремне бик ярата идем. Озак та үтмәде, бәби көткәнемне белдем. И сөенүләрем! Тик шатлыгым озакка бармады. Улымны вакытыннан алда, җиде айдан таптым. Төнлә температурам күтәрелеп, хастаханәгә алып киттеләр. Сабыем кечкенә булып туды, үзе сулый да алмый иде. Табиблар үпкәсе ялкынсынганын күреп, реанимациягә күчерделәр, – дип искә ала Альмира. – Эмиль айдан артык хастаханәдә ятты. Улым ник авыру туды дип сорагач, табиблар яшермәде, дөресен сөйләп бирде. Баксаң, иремдә инфекция булган икән. Ул аны «читтән» алып кайткан. Ә иң авыры өйгә чыккач булды. Мин аның хыянәт иткәнен белдем.
 
Бу хәлләр сөенеп бала көткән хатынның тормышын чәлпәрәмә китерә. Тигез, матур тормышта, пар канатлы булып яшим, дигән хыяллар бер мәлдә юкка чыга. Ул иреннән китә. Баласы белән әти-әнисе яшәгән йортка кайтып егыла.
 
– Улыма дүрт ай чагында прививкалар ясаттык. Шулардан соң аның хәле тагын да начарланды. Тән температурасы югары күтәрелде. Безне Казан хастаханәсенә җибәрделәр. Андагы табиб исә, балагыз гомерлек гарип булачак, диде. Улымның башына су җыелган икән. Шеш үскән саен, баш та зурая. Аның башында әле дә аппарат тора.
 
Лилия
 
Улына дүрт яшь вакытта Альмира икенче кат кияүгә чыга.
 
– Авыру бала белән кияүгә алган икенче иремә әле дә рәхмәт укыйм. Раил акыллы ир иде. Бер-беребезне бик яраттык. Аның әти-әнисе, онык сөясе килә дигәч, мин тагын бәби алып кайтырга булдым. Кызыбыз туды. 4 килограммлы иде ул. Аның матурлыгына сокланып туя алмадым. Тик соңрак күзләренең башкачарак икәнен сизеп алдым. Үземчә узар әле дип йөрдем. Тормыш мәшәкатьләренә чумдым, – ди Альмира. – Бераздан ике бала карау җиңел булмагач, мин кабат Чаллыга күченеп торырга булдым. Шушы вакытта ирем белән аралар суынды. Без аерылыштык.
 
Альмира кызына 5 яшь вакытта күзләрен тикшертеп карарга була. Баксаң, анда «горизанталь нистагм» дигән диагноз икән. Андый балаларга инвалидлык та бирергә тиеш булганнар. Дәвалап булмый, күзе 10 процент кына күрә икән. Нәселләрендә андый авыру булган. Ерак бабасы башта начар күргән, аннары сукырайган. Ул вакытта Альмираның колакларына зыян килеп, берсе ишетми башлый. Кайгы-хәсрәт күп килә ул елны. Якыннарын югалта.
 
Ничек кенә кыен булмасын, зарланырга тырышмый ялгыз хатын. Балаларына уңайлы булсын дип, аерым фатир арендалап тора. Кызына мәктәпкә йөрергә якын, беренче катта булгач, улын йөртергә уңайлырак.
 
Эмильгә көнгә өч подгузник кирәк икән. Социаль яклау бүлегеннән өч айга 270не бирәләр. Тик бу гына җитми икән. Альмираның шуңа күңеле кителгән.
 
– Авыру бала үстерүче әниләр генә мине аңлар. Соңгы китергән подгузниклар бер катлы гына, үтә күренмәле, сыеклыкны чыгара. Авыру балаларга анысы да ярый дигәннәрдер инде. Андыйны өчне түгел, көнгә 13не алыштырам. Начарны кидертеп булмый, үзебезгә алырга туры килә, – ди ул. – Эмильнең әтисеннән бернинди ярдәм булмаса да, Лилиянеке ташламый, алиментын түләп бара. Кызыма да ел саен күзлеген алыштырырга кирәк. Линзаларын да махсус ясатабыз. Анысына да акча кирәк.
 
Альмира фатир алу өчен чиратта да тора. Әмма әле дә бирмәгәннәр. Кеше фатиры өчен ай саен 15 мең сум түләргә туры килә. Әле менә шушы көннәрдә Лилиягә шифаханәгә юллама бар дип шалтыратканнар. Ә менә Эмильнең чираты җитмәгәч, Лилиянекеннән баш тарткан. Баласын калдырып китә алмый. Ике баласына бергә бирсәләр, Альмира үзе дә алар белән бергә барыр, бераз ял итәр иде. Хәер, ял дигәне аңа сирәк эләгә. Улы йоклаганда да янәшәсендә. Ул күбрәк әнисенең кочагына кереп ята икән. Безнең белән сөйләшкән көнне дә әнисе улы уянмасын дип кулын да селкетмичә яткан! Мондый ярату ана йөрәгенә генә сыя инде ул!
 
Альмира үзенә ярдәм итүчеләргә дә рәхмәтләрен җиткерде. Аның бертуган энесе Альберт Әхмәтов Фирдүс Тямаев төркемендә биюче булып эшли. Җырчы да, төркеме дә ярдәменнән ташламый икән.
 
– Якыннарым, дусларым гына түгел, бер белмәгән чит кешеләр дә ярдәм итә. Әле менә Корбан бәйрәменә күчтәнәчләр китерүчеләр булды. Яхшылыкны күрсәм дә, күңелем тулып китә. Әмма елап утырып булмый инде, болай да күз яшьләре күп акты, – ди ул. – Сынауларга бирешмәскә алга атларга кирәк. Балаларым яшәр өчен көч бирә. Алар – миңа, мин аларга бик кирәк!
 
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп—хисап счеты:
 
Акчаны Альмира Мөдәррис кызы Галиуллина исемендәге 2202200330842681 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә була. Карта 89172602320 телефон номерына беркетелгән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии