Айдар Галимов футбол буенча турнир үткәрә

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанның Стәрлетамакта яшүсмерләр арасында футбол буенча турнир үткәрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте.
23 сентябрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшүсмерләр арасында футбол буенча X республикакүләм турнир узачак, дип яза агентлык. Җиңүчеләргә Айдар Галимов бүләкләре тапшырылачак. 
 
Айдар Галимов турнирның тарихын сөйләде. “Туган авылым – Кәркәленең физкультура укытучысы миңа турнирлар үткәрелә башлавы турында әйтте. “Синең исемгә турнир оештырсак, ничек булыр микән?” – дип мөрәҗәгать итте. Мин, футболны яраткан кеше буларак, “әгәр дә сез телисез икән, уздырып карыйк” дип, бу тәкъдимне хупладым. Футбол буенча турнир булгач, районның төрле авылларыннан мәктәп балалары катнашсын, дип уйладык һәм беренче турнир район дәрәҗәсендә Кәркәле авылында үтте. Ел саен турнирның дәрәҗәсе үсте, бишенче елны без Татарстанның Җәлил бистәсеннән дә укучыларны чакырдык. Шулай итеп, җиде ел буена әлеге турнир авылда үтте. Шулай да, авыл мәктәпләрендә балалар саны кими башлагач, без аны Миякә район үзәгенә күчерергә булдык, хәзер инде ул республика күләмендә уздырыла. Башкортстанның ерактарак урнашкан районнарыннан да чакыра башладык”, – диде ул.
 
 
Беренче елларда барлыгы сигез район катнашкан, әмма Айдар Галимов сүзләренчә, районнар гел үзгәреп торган. “Турнирны быел Стәрлетамакның “Содовик” стадионында үткәрергә булдык. Юбилей елы булганга күрә, 10 район катнашыр дип исәплибез. Турнир Стәрлетамакның физкультура көллияте белән берлектә оештырыла. Әйтергә кирәк, балалар турнирны көтеп ала”, - ди Айдар Галимов.
 
“Соңгы вакытта футбол турында күп сөйли башладылар. Без балаларда футболга кызыксыну уятырга кирәк дигән бурыч куйдык. Ничек кенә карасаң да, дөньяда иң популяр уен төре ул – футбол. Шуңа күрә беренче максатыбыз – футбол аша дуслыкка, бердәмлеккә һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылу. Футболны үзебез дә уйнап үстек, кайдадыр компьютер каршысында түгел, күбрәк урамда, табигатьтә уйнасыннар иде дигән теләкне җиткерәсебез килде. Икенче яктан караганда, футбол хоккей белән чагыштырганда кыйммәтле спорт уены да түгел. Алга киткән шәһәрләр бар, тик безнең районга игътибар җитеп бетмәгән кебек, шуңа күрә үземнең төбәккә дә игътибарны җәлеп итәсем килде. Миңа калса, без куйган максатларыбызга ун ел эчендә ирешә алдык”, - диде җырчы.
 
Турнирда 11 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
 
“Бүләкләргә килгәндә, әле беркемнең дә бүләк алмыйча кайтып киткәне юк, бар кешегә дә җитә”, - ди Айдар Галимов.
 
Программада Башкортстан эстрадасы йолдызлары һәм футбол ветераннары белән иптәшлек уены да булачак. Уен 16.30 сәгатьтә башлана.
 
Быелгы турнирның үзенчәлеге – “Футбол ветераннары командасы”ның капитаны булып СССРның атказанган спорт остасы Вәгыйз Һидиятуллин уйнаячак.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии