Айдар Гайнуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Бөтен дөньяга танылган баянчы Айдар Гайнуллин дә бу исем белән горурлануын яшермәгән, дип яза "Ватаным Татарстан". Чөнки милләттәшебез татар мәдәниятендә армый-талмый хезмәт иткән актерлар, артистлар белән һәрдаим элемтәдә тора, аларның проектларында катнаша. Әйтик, Австралиядә яшәүче җырчыбыз Зөлфия Камалова белән аларны дуслык җепләре берләштерә. Һәм алар еш кына бергәләп чыгыш ясыйлар. “Миңа Зөлфиянең татар музыкасына булган мөнәсәбәте, пропаганда ясавы ошый, – ди Айдар милләттәше турында. – Мин үзем Мәскәүдә тусам да, балачагым Ульян төбәгендәге Кызыл Чишмә дип аталган татар авылында үтте. Шуңа күрә татар халык җырлары, биюләре, туган телем, мәдәниятем миңа бик тә якын”.
Айдар милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне пропагандалау өчен үзеннән бик зур өлеш кертә. Аның ярдәме белән татар әкиятләреннән торган аудиокитап чыгуы үзе ни тора! Әлеге әкиятләрне уку өчен ул татар милләтеннән булган танылган артистларны Чулпан Хамматова, Сергей Шәкүров, Рената Литвинова, Марат Бәшәров, Алсу, Тиматины эшкә җиккән. Һәм бу проектка үзенчәлекле музыка иҗат иткән. Айдар Гайнуллинны беренче татар мюзиклы язучы буларак та билгеләп үтәргә кирәктер. Шуңа күрә аның татар җыр сәнгате өлкәсендә армый-талмый эшләве югары дәрәҗәгә лаек. Милләттәшләребез арасында Айдар кебекләр күбрәк булсын иде.
Комментарии