Айдар Шәймәрданов та өйләнде

"Батырлар" тапшыруы алып баручысы Айдар Шәймәрдановның 28 гыйнвар көнне туе булды. "Туйлар.ру" хәбәрчесе Айдарга шалтыратып, яшь гаиләне котлады һәм берничә сорау бирде:
- Айдар , туегызны кайда уздырдыгыз?
- Казанда. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә.

- Кем алып барды?
- Фәнил Вакказов.
 
- Хатының кем исемле?
- Чулпан Гаффарова.
 
- Туй мәҗлесендә нинди җырчылар чыгыш ясады?
- Эльвира Хәйруллина, Алмаз Нургалиев, үземнең энем Динар Шәймәрданов җырлады. Катнашучылар күп иде.
 
- Иң истә калганы нәрсә булды?
- Истә калырлык нәрсәләр күп иде. Велосипедта төрле трюклар күрсәттеләр.

P.S. Айдарның туен үзебез күрмәсәк тә, аның югары дәрәҗәдә узуында шигебез юк. Чөнки Айдар видеооператор буларак, күп туйлар күргән кеше. Чулпан һәм Айдар Шәймәрдановларны чын күңелдән котлыйбыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии