Айгөл «Детский голос»та катнаша

Мәскәү телевидениесенең «Беренче канал»ында популярлашып киткән «Голос» проекты кысаларында, «Детский голос» бәйгесе оештырылган. Әлеге бәйге яшь талантларны ачу, сәнгать юлыннан китүчеләргә тәҗрибәле остазлардан киңәшләр алып, хыялларын тормышка ашыру өчен кирәк. Анда 7 яшьтән алып 14 яшькә хәтле балалар катнаша ала.

Иң элек сигез мең гариза кабул ителгән. Бүгенге көнгә, кастингтан сайланганнан соң, 45 бала калган. Алар арасында татар исемнәре берничә генә. Казаннан Айгөл Вәлиулина да әлеге сайлап алу ярышларында үзен сынап карарга булды һәм катнашу хокукын да алды. 13 яшьлек Айгөл Казанның 90 нчы гимназиясендә белем ала. Кыз Татарстаннан читтә үткән күп кенә Халыкара конкурсларда лауреат һәм дипломант исемнәренә ия булды. «Созвездие – Йолдызлык» та ике ел рәттән (2012-2013) беренче урыннарны яулады. 2012-13 елларда Президентның һәм шәһәр мэрының стипендияләренә лаек дип табылды. «Детский голос» телевидениедән 3-4 мартта күрсәтеләчәк. Аларны Леонид Агутин, Александр Градский һәм Пелагея кебек артистлар бәяләячәк.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
01.02.2014 15:39:45

Нинди телдә җырлый соң ул кыз, тагын инглизчәме. Безгә татар җырын, моңын пропагандалаучылар кирәк.

Последние комментарии