Айгөл Рәхимова икенче югары белем алырга тели

Татар эстрадасының яшь җырчысы Айгөл Рәхимова икенче югары белем алу нияте белән быел Казан федераль университетына укырга керергә җыена. Җырчы кыз икътисадчы һөнәрен үзләштерергә тели. Яңа һөнәрле булгач, Айгөл сәхнәне ташламасмы? Бу сорауга җырчының җавабы әзер һәм анык!

"Бары тик үзем өчен һәм күбрәк белергә, үсергә теләвем аркасында гына икътисадчыга укырга җыенам. Сәхнәне ташламыйм, киресенчә, яңа сезонга әзерләнәм, яңа җырлар яздырам, – дип белдерде Айгөл Рәхимова Intertat.ru хәбәрчесенә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ул Салават Фәтхетдинов кафедрасында укыган булган. "Салават Зәкиевичның миңа икеле куйганы булмады, шулай да ул – таләпчән мөгаллим", дип белдергән Айгөл "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии