Айгөл Рәхимова турында 4 кызыклы факт

Айгөл Рәхимова – татар эстрадасында чибәр җырчыларның берсе. Сәхнә киемнәре, үз-үзен тотышы һәм тембры белән башкалардан аерылып торган Айгөл турында 4 факт:
  1) Айгөлне малай туа дип көткәннәр, Булат дип исем бирергә теләгәннәр. Ләкин малай холкы белән кыз туган.
 
   2) Кортлардан, чебеннән – бөтенесеннән курка.
 
   3) Бию белән шөгыльләнгән. Биюче буласы килгән.
 
   4) Үзен тыңларга һәм телевизордан карарга яратмый.
 
    – Көзне яратасыңмы? Көзен битем бозыла дип язган идең бер... 
 
    – Көзне бик яратам. Әйе, бозыла. Җәйдән көзгә күчкәндә бит бозылу бер минем генә проблема түгелдер инде ул.

    – Ничә җырың бар? 
 
    – Белмим, санаганым юк, 50гә якындыр, шушы арада икенче альбомым чыкты, дип сөйләгән җырчы "Акчарлак" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии