Айрат Ильясов «Эссе» төркеменең таркалу сәбәбен әйтте

Әле моннан өч еллар элек кенә популяр саналган «Эссе» төркеме бүген чыгышлар ясамый, җырлар яздырмый башлады. Егетләр Нияз Вәлиев белән Айрат Ильясов хәзер үзләрен башка яктан сыный. Дөрес, эстрада, сәнгатьтән ераклашмаганнар үзе. Нияз күп вакытын җырлар язуга багышласа, Айрат үзен алып баручы буларак тапкан.

"Әгәр мин үземне берәр өлкәдә уңайсызрак хис итә башласам, ул эштән читләшәм, – ди Айрат, төркемнең таркалу сәбәбен аңлатып. – «Эссе» төркеме сигез-тугыз ел оешкан иде. Биш ел дәвамында безнең матур чыгышларыбыз булды, яхшы гына тырыштык. Ләкин эстрада бер урында гына тормый, башка артистлар килә тора, без дә аларга юл бирдек. Иң мөһиме: һәр кеше яраткан эшен эшләргә тиеш", дип белдергән Айрат "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии