Айсылу Лерон гап-гади продуктларның да бәясен белми

Соңгы арада инстачылар арасында үзләре хакында кызыклы фактлар урнаштыру күзәтелә. Әлеге тенденциягә эстрада йолдызлары һәм танылган шәхесләре дә иярә.
Танылган алып баручы Айсылу Лерон да үзенең ким яклары хакында язып чыгарга булган. Һәрбер кешенең үз кимчелекләре бар, Айсылуныкы белән танышып китик:
 
1. Шалтыратырга яратмый. Күпчелек ватсап аша йомышын җиткерә;
2. Ерактан начар күрә;
3. Чәйне кап-кайнар булса гына эчә. Әз генә суынды икән, эчә алмый;
4. Төнлә уянып китсә, йоклап китә алмый;
5. Күп нәрсәгә шикләнеп карый;
6. Кешеләргә бик озак ияләшә;
7. Таксида, матурлык салоннарында сөйләшми;
8. Һәр көне инстаграмдагы 3 аккаунтын карап чыгудан башлана;
9. Азык-төлек кибетләрендә сирәк була, шуңа күрә гап-гади продуктларның да бәясен белми;
10. Ялагайлар һәм әрсезләр заманасында кайчак үзенә урын таба алмый.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии