Айсылу Лерон: «Иремне, күз тимәсен, дип, шатланып куям»

Матурлык турында сөйләшүебезне дәвам итеп, бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларның фикерләрен белештек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?
Айсылу Лерон, алып баручы:
 
– Сүз гаилә турында бара икән, матурлык белән генә ерак китеп булмый, билгеле. Ирең супермодель булмаса инде (көлә). Гаилә тормышында ир кешегә гаилә башлыгы, яхшы әти булырга туры килә. Монда матурлык, гомумән, мөһим түгел. Ә инде үземә килгәндә, иң беренче чиратта иремнең тышкы кыяфәтенә күзем төште. Ул мине чибәрлеге белән җәлеп итте. Инде якыннан танышкач, күркәм эчке сыйфатлары да ачыла башлады. Менә шунда мин аңа чын-чынлап гашыйк булдым. Чибәрлеге белән генә алдырса, мин аны гомерлек юлдашым итеп сайламас идем. Хәзер исә уйлыйм да миңа уңыш елмайганын аңлыйм. Үзе чибәр, үзе уңган бит ул! Тормыш булгач, төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Андый чакларда кеше дә яңа яктан ачыла. Иремне дә мин гел яңа яктан ачам һәм, күз тимәсен, дип, шатланып куям.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии