Айсылу Лерон "Погоня" тапшыруында катнашкан (ВИДЕО)

"Татар радиосы" ди-джее Айсылу Лерон һәрчак иң кызыклы вакыйгаларның үзәгендә кайный, даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел генә ул Россия телеканалындагы «Погоня» дип исемләнгән интеллектуаль тапшыруда катнашкан.

«Погоня» тапшыруында 4 гади кешедән команда җыела. Тапшыру дәвамында әлеге команда «мастер»га  каршы интеллектуаль көрәш алып бара. Әгәр команда сорауларга дөрес җавап бирсә, ул аларга акча китерә. Əгәр дә инде «мастер» үзенең акыллырак икәнен дәлилләсә, акчалар яна.

Айсылу катнашкан уенда «мастер» - Борис Бурда җиңеп чыга, ләкин бу берничек тә аның күңелен төшерми.

«Мин уенга акча өчен килмәдем. Минем өчен уенда катнашу мөхимрәк иде. Шулай ук күптәннән атаклы Борис Бурда һәм «Погоня» тапшыруының алып баручысы Александр Гуревич белән танышырга хыяллана идем. Алар белән таныша алуыма һәм бер сәхнәдә басып торуыма мин бик шат. Җиңү яулый алмасак та, уеннан бик канәгать калдым»,- ди Айсылу. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.08.2013 22:35:47

маладис!

Последние комментарии