Айсылу Лерон тиздән эшкә чыга

Тиздән радиотыңлаучыларның яраткан ди-джее, ике бала анасы Айсылу Лерон эшкә чыгачак. Улы Нуриханга 9 ай булуына карамастан, эфирга чыгарга әзер булуын белдерде. Ә кызы Фәридә бу көннәрдә 3 яшен тутырган.

"9 ноябрьдә кызым Фәридәнең туган көнен билгеләп уздык. Узган елны без үземнең әти-әнием яшәгән йорттан 3 бүлмәле фатир сатып алдык. Фатирда ремонт ясаганга, әле быел гына күчендек. Кызымның 3 яше тулган көнне туганнарыбызны, дусларыбызны әлеге яңа фатирыбызга чакырдык. Моңарчы без тормыш иптәшем Ленарның әти-әнисендә, Казанның Залесный бистәсендә урнашкан шәхси йортларында яшәдек. Әлбәттә, анда яшәү рәхәт иде, саф һава. Шулай да без атна саен кайнанам һәм кайнатама кунакка барабыз. Хәзер үземнең әти-әнием “йортында” яшибез. Подъездларыбыз гына төрле (елмая). Кайнанам Гөлшатка бик рәхмәтлемен! Чөнки Фәридә 7 айлык чагында мин радиога эшкә чыктым. Атнасына 4 көн эшләп керә идем. Ә хәзер Нуриханыма 9 айлык вакытта эшкә чыгарга торам. Улыбызны үземнең әнием Фидания караячак. Бүгенге көндә әнием мәктәптә эшли. Дәресләре көн саен булмагач, улыбызны үзем карармын, диде. Бала караучыга бирергә теләмәдек инде. Үз әнием караса, күңелем дә тыныч булыр, дидем. Хәзер атнасына ике көн чыгып керермен дип уйлыйм. Болай декрет ялыннан иртә чыгуымның төп сәбәбе – үземне тонуста тоту. Эшкә озак чыкмый торсаң, барысы да онытыла бит. Радио эшләү сөйләүгә генә кайтып калмый. Махсус төймәләргә басып эш итә белергә дә кирәк. Аннары үзем дә сагына башладым", - дип белдергән Айсылу Лерон "Интертат.ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.11.2014 00:45:43

Нинди крутой булсын инде,гади бер работник.Мина Айсылунын эшкэ чыгуы чыкмавы,пычагымамы? Радиодан тавышын ишетсэмдэ,ул конне татар радиосын ТЫНЛАМЫЙМ.

19.11.2014 17:50:59

Анын фамилиясе Леронова иде, хэзергесен белмим.

19.11.2014 10:25:44

Кем сон анын ире,крутой шоли?

18.11.2014 16:18:10

балаларынын фамилиясе ничек микэн? Лерон што ли?

18.11.2014 11:28:48

чыкты ни чыкмады ни.

18.11.2014 09:34:08

Син кемгэ кирэк инде,жэаный(

18.11.2014 08:02:20

аның эшкә чыгуы шул хәтле мөһиммени.Как-будто звезда какая то.Ну мактанчык халык,кәпрәергә оста. эш күрсәтмәсә дә

17.11.2014 18:21:26

Сенсация мени бу?Айсылу икенче тапкыр кияүгә чыккан дисәләр,бәлки?

Последние комментарии