Айваз Садыйров: "Өйдә кәстрүлем дә юк" (ИНТЕРВЬЮ)

— Кечкенәдән радиода алып баручы буласым килә иде — теләгемә ирештем. Аннан телевидение турында хыялландым. Анысы да чынга ашты. Күз тимәсен, Ходайдан нәрсә сорыйм, шуны юлыма чыгарып бара. Әле тагын да зуррак планнарым бар. Алдан кычкырырга куркам. Эш күп. Кайчак көн белән төнне алмаштырам. Йокымның нормада булганы юк, — ди "Татар радиосы" ди-джее Айваз.

 

— 3 нче сыйныфта укыганда ук радио дип янып йөри башладым. Ул чакта урыс радиоларын тыңлый идем. Ди-джей буласым килде. Өйдә төннәр буе ике магнитофонны янәшә куеп, берсенә кассета тыгып, сөйләп шунда яздырам, аннан пауза ясап җыр куям, тагын сөйли башлый идем. Соңрак шушы язманы әти-әнигә тыңлатам... Хыялый чаклар бар иде.

Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, яшьләр өчен интернет радиосы ачтым, — дип бу өлкәгә ничек килүе турында сөйләүдән башлады Айваз. — Фикердәшләр, кызыксынучы студентлар табылды. Кичен фатирларда җыелышып, эфирга чыгып, шулай башлап җибәрдек. Ул радио бүген дә эшләп килә. Нәкъ шул чакта “Арча” радиосына да сукмак салдым. Көллиятне тәмамлагач, бер ел анда эшләдем.

— Аннан соң “Татар радиосы”на күчтең?

— “Радиога алып баручылар кирәк”, — дип ди-джей Ильяс Газизов әйтте. Шундук “Татар радиосы”на юл тоттым. Барып карадым, алдылар. Нәкъ Радио көнендә, үткән ел 7 майда урнаштым.

Эштә, эфирга чыгу өчен, безне парларга бүлделәр. Әбри Хәбри белән бергә алып бара башладык. Безне күп сыйфатлар берләштерә.

— Киенү стилең бик үзенчәлекле, башкаларны кабатламыйсың...

— Гел төрле булырга яратам. Гардеробымда ниләр генә юк. Мин — шопоголик. “Татар радиосы”ннан кергән хезмәт хакымны кием-салымга гына тотып бетерәм. Әле аннан да күбрәк китәдер. Киемнәрне интернеттан заказ белән җыям. Берничә җирдә эшләгәч, акчам үземне тәэмин итәргә җитә. 16 яшьтә, бүгеннән әти-әнидән акча алмаячакмын, дип әйткән идем. Әлегә шулай дәвам итә.

— Айваз, син Казанда тугансың. Үзеңне Арча егете дисең... 

— Казанда тудым, әмма миңа ун яшь тулганда әти Арчада өй сала башлады. Без башта аның туган авылы Кышкарга күченеп кайттык. Шушы салада укыдым. Аннан Арчага күчтек. Авылда үсүемә шатмын. Башкалада калган яшьтәшләремнең күбесе татарча белми, кайсы төрмәдә утырып чыгарга өлгерде, кайсы наркомания юлына басты... Шәһәрдә тәрбия мәсьәләсе авыррак. Авыл мине татарча фикерләргә өйрәтте. Казанда тусам да, үземне Арча егете дип саныйм, моны бөтен җирдә горурланып әйтәм.

— Казанда фатир “снимать” итеп яшисеңме?

— Әйе. Башта Гаврилов урамында яшәдем. Бер ай элек эш янәшәсенә күчендем. Эшкә бик соңга кала торгач, штрафлар күп җыелды. Бер айда 15 әр тапкыр соңга калган чаклар бар. Әкәмәт бит бу! Ул сәгатьләрне хезмәт хакыннан кисәләр. Әмма якынрак урнашып кына соңга калу барыбер кимемәде (көлә). Якын булгач, киресенчә, вакыт бар дип сузып йөрисең икән ул.

Хезмәт хакларымның берсе киенүгә, икенчесе фатирга китсә, өченчесе ашауга тотыла. Өйдә кәстрүлем дә юк (көлә). Әзерли белмим, яратмыйм да. Өйләнгәнче түзәм инде (көлә). Ярый әле кафелар бар.

— Айваз, әти-әниең белән якыннан таныштыр әле. Син күбрәк кайсына охшаган?

— Әтием Арчада кирпеч заводында инженер вазыйфасын башкара. Әнием Резеда хуҗабикә. Ул Яшел Үзән ягыннан. Әнием студент вакытында спектакльләрдә еш уйнаган. Чая үзе, җитез. Әти исә холкы ягыннан бөтенләй икенче. Тирән фикер йөртә, укымышлы. Өйдә зур китапханәсе бар. Әти белән шаярып сөйләшеп булмый. Миңа ике якның да сыйфатлары тигез күчкән.

— Гаиләдә син бер генә баламы?

— Юк, Гөлназ исемле сеңлем бар. Ул КДТУда II курста укый. Сеңелкәшем белән ох­шамаганбыз. Ул бик җитди. Шуңа сердәш түгелбез, аз аралашабыз.

Арчадагы өйдә үз бүлмәм бар. Кайчак кайтып шунда бикләнәм, ял итәм, берсе белән дә аралашмыйм. Романтик атмосфера булдырып, китап укыйм, уйланам, музыка тыңлыйм. Анда миннән башка берсе дә керми. Телевизор, компьютерыма хәтле аерым. Өйдә үзем ге­нә калырга яратам. Китап дигәннән, әти шикелле китапханә булдырдым. Укыйсы әсәрләрем шактый җыелды. Бу арада “Мастер и Маргарита”ны төгәлләргә торам. Мәктәптә, сер түгел, күбрәк билге өчен укыйбыз. Ә хәзер тәмләп, мәгънәсен аңлап яңадан карап чыгасым килә. Гастрольләр вакытында да юлда еш кына китап укыйм. Ул фикерләүне үстерә.

— Cин бераз Америкада да яшәп кайттың бит.

— Студент елларында булды ул. Инглиз телен өйрәнгәч, практика үтәргә бардым. Дүрт-биш ай торып кайттым. Американың 32 штатында булырга өлгердем. Күреп калыйм дип, шунда бөтен акчаны туздырдым.

Инглиз телен онытмас өчен, еш кына фильмнар карыйм, Америкадагы дуслар белән скайп аша аралашам.

— Айваз, әле өйләнергә җыенмыйм, дисең. Очрашып йөргән кызың бардыр бит?

— Биш-алты елсыз өйләнүне уема да кертмәмдер. Танышырга теләгән кызлар, мактанып әйтмим, күп. Тик игътибар күп булу миңа ошап бетми. Кызлар күңелен үзем яулап алырга яратам, алай күпкә тәмлерәк, кадерлерәк.

Ике ел дәвамында Алинә исемле Арча кызы белән очрашам. Мөнәсәбәтләребез җитди. Аны 10 нчы сыйныфта укыган чагыннан ук, очрашмыйча гына, саклап йөрттем. Сер түгел, бүген тормыш итәрдәй акыллы кызларны табу җиңелләрдән бирелми. Аның белән очрашмадым, башкалардан да озаттырмадым, йөрергә тәкъдим дә ясамадым. Бераз вакыт узсын, дидем. Ул I курска кергәч, чынлап очрашырга тәкъдим ясадым. Хәзер Алинә III курста белем ала, булачак педиатр. Сөйгәнем тәртипле гаиләдән, тыныч холыклы, аз сүзле, ягымлы.

Тормышта барысын да булдыргач кына өйләнергә телим. Бу очракта фатир, бәлки, берәр юнәлештә эш ачуны күздә тотуым. Алинәнең үз фатиры, машинасы бар. Рәхәтләнеп анда яшәп була. Әти-әнисе аны бөтен яктан тәэмин итә. Әмма кыз янына күчеп яшәү минем өчен түгел.

— Айваз, сер түгел, алка таккан, чәчен үргән татар егетләренә без ияләнмәгән. Алинә мондый гамәлләреңне ничек бәяли?

— Алинә түгел әле, башта аның әти-әнисе моңа бик сәерсенеп карады. “Неформал” дип уйладылар, ахры. Аралаша торгач, ияләштеләр. Ничек кенә киенсәм, кылансам да, дөнья этикетыннан читкә чыкмыйм анысы. Алка тагуымнан гына бернәрсә үзгәрми. Бераз йөрдем шулай, аннан салып аттым. Чәчне үрдерәсем килде, үрдердем. Нишләп теләгәнемне эшләп карамаска? Сәгатьне дә уң якка тагарга яратам. Сәгать коллекциясе булдырдым, алар миндә 15 ләп. Гардеробымда төрле төстәге, калынлыктагы каеш, төрле галстук күбәләкләр дә бар. Аларны рәт-рәт итеп матурлап тездем. Мыек коллекциясе дә булдырдым. Кайчак сәхнәгә дә ябыштырып чыгам. Инде моны белеп алган дусларым еш кына мыек бүләк итә башладылар. 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии