Азалия Зиннәт: «Бүләк итеп биргәлиләр, әмма сирәк»

– Азалия – кышкы вакытта чәчәк атучы куаклы бик матур чәчәк. Әнием белән җәй көне чүлмәккә бакчага да утыртабыз. Гарәб телендә Азалия исеменең мәңгелек дигән мәгънәсе дә бар. Азалия Зиннәтне – кыйммәтле, мәңгелек чәчәк дип аңлатырга да мөмкин.
Әлеге үсемлек белән бәйле кыйсса да ишеткәнем бар. Казанны калдырып качарга мәҗбүр булган бертөркем кешеләр кырда күпләп үсеп утыручы чәчәкләргә тап булалар. Алар шулкадәр ялыккан, талчыккан, сусаган булалар ки, шушы чәчәкнең нектарларын ашыйлар да, йокыга китәләр. Димәк, азалия кешене исертә, аңнарын томалый торган үзлеккә дә ия, ди. Шәхсән үзем әлеге чәчәкне яратам. Бүләк итеп тә биргәлиләр, әмма сирәк, – дип сөйләгән Азалия Зиннәт "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии