Азалиянең дус кызын үз туенда бикләп куйганнар

Халыкта «Туй үпкәсез булмый», дигән сүз бар. Бүген шушы теманы куертып алыйк әле. Кемнең нинди кызык хәлләр шаһиты булганы бар, бәлки, үзегезнең туйда гадәттән тыш хәл килеп чыккандыр?!

 

         Җырчы Азалия :
«Үз туем бернинди маҗараларсыз, әйбәт кенә узды. Ә менә бер иптәш кызымныкында кызык хәл булды. Кыз урлау гадәте бар бит инде, әйеме, кәләшнең иптәш кызы да моны качырырга уйлый, кафеның бәрәңге саклый торган караңгы, суык бүлмәсенә ябып куя да китә. Ә бу вакытта туйның иң кызган чагы була, онытылып уеннарда уйный, нишләптер, кияү балакай да кәләшне уйламый, дуслары белән була. Җәйге кичтә урамда рәхәт, күптән күрешмәгән туганнар, дуслар жыелышкан – сөйләшер сүзләр күп. Сөйгәнен эзләргә уенда да юк моның. Ә дус кызыбыз караңгыда җиңелчә туңып, басып торып арып бетә, беркем килми. Иптәш кызының эзе дә юк. Аптырагач ишеккә дөбердәтеп, кычкырып карый. Ашарга пешерүче апалар ишетеп, аны ачып чыгаралар. Бу хәлдән соң кәләш иптәш кызына бик үпкәләп, берара сөйләшмичә йөрделәр. Хәзер инде элеккечә якын дуслар, ләкин туйны искә төшерсәк, көлә-көлә эчләр авыртып бетә. Ә ул вакытта бер дә кызык түгел иде, андый хәлдә калырга язмасын».
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.03.2013 19:46:32

Будет что вспоминать!

22.03.2013 19:08:21

Азалия сөйләгән тарих мин уздырган туйда да булды:) Кияу әллә исереп китте,әллә кирәк тапмады, югалган кәләшен эзләмәде дә,юксынмады да,кунаклар, "Эзлә хатынынны!",- дигәч:"Кайтыр әле!-дип көлде.Бу хэлгә кәеф кырылса да, уенга борып,кәләшне матур гына кайтардык:)Туй бик кунелле утте!

11.03.2013 10:34:15

Берконне гэзиттэ укыдым, Зэйдэ бер хэл булган. Кияу кеше коммуналкасы очен хэм Пенсия фондына бурычка баткан булган. Шуны сорап прямо туйга килгэннэр! Мэжлес бозылмасын очен, туйдагы кунаклар акча жыешып,эжэтен тоттырганнар тегелэргэ. Егетне "сатып алганнар" булып чыга инде)))))))

Последние комментарии