Азат Фазлыевка күз тигән?!

Эстраданың популяр җырчысы Азат Фазлыев соңгы арада еш чирли башлаган. Бервакыт концерттан соң җырчының хәле китеп, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга мәҗбүр булганнар. Азат та, якыннары да бәланең төп сәбәбе - күз тиюдәдер дип уйлый.

 - Ноябрьдән бирле 4 тапкыр чирләдем. Авырудан арына алмыйм. Югыйсә юка киенеп йөрмим, табиб язып биргән даруларны да эчәм. Иң кызыгы шул: көндез хәлем яхшы, ә менә концертта чыгыш ясаганнан соң кинәт хәл китә. Ирексездән күз тимәдеме икән, дип шикләнә башладым. Хәзер сәхнәгә чыкканда, белгән догаларымны укыйм. Күз тиюдән саклану өчен ешрак мәчеткә йөрергә, хәер бирергә, мулладан өшкертергә кирәк. Моңа кадәр дә шулай эшләдем, хәзер бигрәк тә, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Азат Фазлыев.

Җырчы күз тию, бозым ише әйберләргә ышануын белдерде. "Моннан берничә ел элек бер авылга концерт куярга баргач, очраклы рәвештә бер күрәзәче белән аралашырга туры килгән иде. "Тиздән яңа машиналы, яңа фатирлы булачаксың. Эшең гөрләп барыр. Гаиләңдә дә бар да тәртип булыр. Ләкин бу бәхетеңә көнләшүчеләр артыр. Күз тидерүдән саклан", - дигән иде ул. Менә хәзер шул сүзләр әкренләп искә төшә башлады. Чынлап та, эшең барып чыкмаса да начар, эшең гөрләсә дә, авыр икән, чөнки тыштан сөенеп йөрсә дә, эчтән көнләшүчеләр күп", - ди Азат.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
05.02.2017 21:17:37

кызык

03.02.2017 14:05:32

Исэнме Азат! Мин сине бик нык анлыйм. Мин узем куз тиеп улемнэн калдым. Куз кутэрмим икэн мин(Абыстай эйтуе буенча)Хэзер кеше бик явыз.Узен эйткэнчэ, тыштан якын дуслар булып кылансалар да, эчлэре янып, кайнап конлэшеп утыралар. Саклан Азат Аллах та сакласын сине!

Последние комментарии