Азат Тимершәех: «Фирдүс Тямаев чакырды. Миңа әллә ни күп кирәкми»

Гадәттә без үзебез танылган кешеләрнең хәлләрен белешергә чыгабыз. Бу юлы исә «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех үзе килеп керде: «Хәлегезне белеп чыгыйм әле», янәсе.
Баксаң, заманында Азат абый «Шәһри Казан» газетасында эшләп тә алган икән әле. Мәдәният, сәнгать турында шактый язган ул.
Кергән-кергән үзенең дә хәлләрен сораштырабыз.
 
– Көек бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Рәхәт үзе, ләкин күпләр иртәләрен-кичләрен шундагы юл «бөке»ләрендә утыра. Мин үзем иртән иртүк торып, шәһәргә башка машиналар кузгалганчы кереп өлгерәм, чөнки оныкларымны йөртәсем бар. Җиде онык бит минем, малай! Алланың биргәненә шөкер, кызымның – биш, улымның ике баласы белән мәш килеп яшәп ятам. Төрле түгәрәкләргә йөртәм, илтеп куям, алып кайтам дигәндәй. Пенсиядә бит инде мин. Әйе, пенсия артык зур түгел. Җырлаудан да туктамадым, концертларга да йөреп торабыз. Әле менә Фирдүс Тямаев үз концертларына чакырды. Миңа әллә ни күп кирәкми бит инде, биргәненә шөкер.
 
Шагыйрь Рафис Корбан, Азат абыйның сөйләгәннәрен язып алып, китап әзерләгән икән. Азат Тимершәех шуны чыгарырга ниятләп йөри.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии