Балага исемне кайда куштырырга?

Шушы хакта “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз Мөхлисов фикере белән танышыгыз.

Әгәр исемнең мәгънәсе начар булмаса, ислам дине ягыннан бабасының исемен кушу тыелмый. Дин исә бу очракны тыймый. Әле алай гына да түгел, балага атасының исемен кушу очраклары да булгалый. Татар халкында, чыннан да, бу күренеш киң таралмаган. Бездә бер нәселдә бер үк исемнәр кабатлану да хупланмаган. Ыруда да адашлар булырга тиеш түгел дип саналган элекке заманнарда. Шуңа да булса, сирәк, яңгыравык исемнәр татар халкында байтак. Соңгы елларда, шөкер, дини исемнәргә мөрәҗәгать итүләр ешая.

Ә менә туган балага исем куштыруга килгәндә, аны өйдә эшләсәң дә, мәчеттә куштырсаң да дөрес. Ләкин өйгә мулла чакыртып исем туе оештырылса, бәлкем күркәмрәктер. Өйдә истәлекле бәйрәм булып кала. Йортка да Коръән аһәңе, вәгазь керә дигән сүз. Үзенә күрә җылы гаилә бәйрәме оештырыла бит инде. Туганнар, кардәшләр җыела, зурырак балалар күңелендә дә матур хатирәләр кала, алар шулай ук дин турында, ислам турында ишетә. Бусы да матур тәрбия чарасы. Өйгә чакыру мөмкинлеге булмаганнар, мәчеткә килә - алай да дөрес. Дөньяда төрле кешеләр була бит, хәттә бала тудыру йортыннан кайтышлый ук, “беренче исем куштырыйк” дип, мәчеткә керәләр. Шунысы мөһим: исем кушу унбиш көннән дә озакка сузылырга тиеш түгел.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.02.2016 17:22:46

Балага исем кушу өйдә дә, мәчеттә дә башкарылырга мөмкин. Исем кушучы ир затыннан була. Азан әйтелә, Камәт төшерелә. Баланың колагына аңа биреләсе исем әйтелә. Әти, Әнисе билгеле аның янәшәсендә утыра. Әни кеше тәненең гаурәт өлешләрен капларга тиеш. Димәк аның йөзе, кул чуклары томаланмый. Ата кешенең дә гаурәт булган тән өлеше капланырга тиеш. Ләкин монда түбәтәй кияргә тиеш дип язган(җавап_2нең) сүзе дөрес түгел. Түбәтәй Татар баш киеме. Кисә күркәм булыр, кимәсә кимчелек булмас. Иң мөһиме күңелләр дөрес булсын.

04.02.2016 19:15:40

Исэнмесез! Яна ойгэ коръэн укыту тэртибен анлатып бирмэссез микэн?

01.07.2015 21:21:45

сорау-2, мулланы ойгэ чакырып та исем кушып була.Баланы ап-ак мендэргэ салып остэлгэ куеп колагына 3 тапкыр исемен эйтэлэр,дога кылалар(ничек икэнен эйтэ алмыйм).Баланын бер ягына этисе икенче ягына энисе утыра,яулык япкан килеш,атасы элбэттэ инде тубэтэен киеп утырырга тиеш.

28.06.2015 16:04:16

исем кушу

07.02.2014 09:33:52

Жэмэгать, игътибар - Сез сорауны алай беряклы гына кабул итмэсэгез иде - сорау бэлки башкача бирелэсе булгандыр? - Исемне мэчеттэ генэ кущып буламы, яисэ мулланы ойгэ чакырып та исем куштырып буламы?

06.02.2014 13:57:07

Сорау, Элбэттэ кирэк. Чонки исем кушу ул баланын колагына азан хэм камэт эйту. Админ, бетермэ бу анлатманы...

06.02.2014 11:40:34

Сорау, балага исем кушунын топ шарты - анын колагына азан хэм камэт эйту. Колагын гына алып килэ алмыйсыз бит инде, узен дэ алып килэсе була))))

05.02.2014 22:24:10

Баланын узен мэчеткэ алып бару кирэкме?

Последние комментарии