Баянчы Шәфәгать Салиховның кызы: «Әтиемне уйламаган бер көнем дә юк»

Баянчы Шәфәгать Салиховның кече кызы Миләүшә әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашкан.
«Әтиемнең беркайчан да миңа ачуланганы булмады. Минем бит телем дә «әни» дип түгел, «әти» дип ачылган. Йомшак кына итеп «мәтрүшкә» дип эндәшә иде. Ул янәшәдә булганда бернәрсә дә куркыныч түгел иде. Мине әтиемнең «койрыгы» дип тә йөртәләр иде. Кая барса да артыннан калмадым. Без гел бергә булдык. Җиде яшьтән аның белән концертларга йөрдем. Чаллыда узган бер генә концертны да калдырмый идек», – дип сөйләгән Миләүшә «Шәһри Чаллы» газетасына әңгәмәдә.
 
27 октябрь көнне Шәфәгать Салиховның арабыздан киткәненә 4 ел булган. «Әтиемнең сурәте, әйткән һәр сүзе колагымда яңгырап тора. Әни белән берәр эшкә тотынабыз да, әти ничек уйлар иде икән, нәрсә дип әйтер иде икән, дибез. Кызганыч, әтием төшләремә бик сирәк керә шул. Атна саен җомга көнне мәчеткә йөрергә тырышам, әтием рухына догалар укыйм», – дигән ул. 
 
Миләүшә әниләре Ларисаның эшләп йөрүе, ә абыйсының әтиләре белән бергә төзи башлаган өйне әкрен генә үзе җиткерергә тырышуы хакында да сөйләгән. 
 
Миләүшә бүгенге көндә Чаллы шәһәренең педагогия колледжында музыка факультетында белем ала. Булачак һөнәре – музыка укытучысы. Ул шулай ук җырчы Ильмира Нәгыймовага концертлар оештырырга ярдәм итә. 
 
Легендар баянчы Шәфәгать Салихов 2018 елда, Казандагы банкеттан кайтып килгәндә, Казан – Чаллы трассасында юл фаҗигасендә һәлак булды. 
Фото: © «Шәһри Чаллы» газетасыннан
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии