Бер ел югалып торганнан соң, Илназ Минвәлиев яңа КЛИП төшергән

Кайбер яшь җырчыларның сәхнәгә чыгып, аннан соң югалып торулары гадәти күренеш. Ә менә шактый еллар иҗат итеп килүче җырчы Илназ Минвәлиевның бер ел буе югалып торуы гаҗәпләндерде. Әмма Илназ кабат иҗат итә башлады.

"Халыкка сольный концертлар белән күренмәсәң, югалды дип уйлыйлар инде. Анысы шулай. Күңел төшенкелеге дигән нәрсә дә бар бит. Бигрәк тә сәхнә кешесенең күңеле челтәр хәтле. Аннары кайбер килеп чыккан мәсьәләләр иҗатыма нык тәэсир итте. Мин бөтенләй башка өлкәдә эшләп алдым. Нинди өлкәдә икәнен әйтеп тормыйм инде. Шәхсән бер ел югалып торуымны ялга гына санадым. Иҗат кешесе гел юлда бит. Шунлыктан бераз үземә дә тәнәфес ясау кирәккәндер. Якын дустым Нияз белән аның тормыш иптәше Гөлназга бик рәхмәтлемен. Менә шушы күңел төшенкелегеннән соң, алар кабат мине иҗатка этәрделәр, күп көч куйдылар. Хәзерге вакытта сольный концертларыма әзерлек бара. Күптән түгел яңа җырыма клип төшердек. Әле менә шулар артыннан йөрергә туры килде", дип белдергән Илназ "Интертат.ру" электрон газетасына.

Клип исә “Ярдәмләшеп яшик” дип аталган җырга төшерелгән. Аның нигезендә читтән кунакка килгән милләттәшләребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәү ята. Карыйбыз:

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии