Болгар кызлары: "Үз почмагыбыз бар. Бездә күңелле!"

"Болгар кызлары” составында соңгы елларда үзгәрешләр күп булды — кызлар еш алышынып торды. Әмма авыр чакларда да төркемнең йөзе сакланып калды. Күптән түгел, өч кыз берләшеп, янәдән гөрләтеп эшли башладылар.
— Габдулла Тукай урамында урнашкан студиядә үз почмагыбыз бар. Ул өйне хәтерләтә, — ди төркем солисты Айгөл Зәйнуллина. — Кызлар белән шунда репетиция ясап арыгач, кайнар чәй эчәбез. Әзерләп килгән тәм-томнардан авыз итәбез. Бездә күңелле! 

— Яңа килгән җырчылар белән танышыйк әле. Кызлар, кайсы яклардан сез? Моңа хәтле ниләр белән мәшгуль булдыгыз? 

Айгөл КУТЛАЕВА: 
— Лениногорскида 10 ынчы мәктәптә укыдым, 12 яшемдә Казанга күченеп, татар-төрек лицеенда белем алдым. Хәзер КФУның музыка факультетында V курста укыйм. Бөтен эшем — уку һәм иҗат. 
 
Ләйсән БАСЫРОВА: 
— Укыйм да, эшлим дә. “Болгар кызлары”на кадәр моделинг өлкәсендә кайнадым. Монда килгәч, анысын калдырдым. Ара-тирә фотосессияләргә чыгып керәм, бер затлы ресторанда да җырлыйм... 
 
— Төркем нинди планнар белән яши? 

Айгөл ЗӘЙНУЛЛИНА: 
— Планнар күп. Состав яхшы. Тырышлыклары өчен, кызларга рәхмәт! Төрле чак була. Бер-беребезне аңлап эшлибез. Алардан бик канәгатьмен. Алдагыларыннан тагын да яхшырак булсыннар иде, дип телим. Дөрес, беренче составтагы Гүзәл Сафина, Альбина Мусина, Камиләләргә беркайчан җитмәячәкбез. Алар — “Болгар кызлары”н тудыручы, беренчеләрдән трио буларак оешучы, безгә үрнәк. Өйрәнергә дә өйрәнергә әле! Бөтен көчне шуңа куячакбыз. Иң мөһиме — без бар! “Болгар кызлары” яшәде, яши, яшәячәк! 
 
Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 8 ноябрь санында.)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии