«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлшат яңа эштә

«Болгар» радиосы алып баручысы Гөлшат Гыймадиеваның радиодан киткәненә дә шактый вакыт узган инде. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында улүзенең бүгенге хәлләрен сөйләгән.
– 20 апрельдән яңа эштә эшлим: «Сәләт» яшьләр оешмасының медиа-үзәк җитәкчесе итеп билгеләделәр. 1998 елдан бирле радиода эшләгәнгә, планны үтәгәнмен дип уйлыйм. Мин үзем дә – 1998 ел сәлкеше. Бервакыт «Сәләт» җитәкчелеге белән сөйләшеп утырганда, эшкә чакыр­дылар. Башта икеләндем, курыктым. Ләкин күзне йомып алынырга булдым. Радиодан китәр алдыннан бер-­ике көн күңелдә авыр булды. Әмма, ни хикмәт, сагынмыйм. Башта эшкә кереп китүе кыенрак иде, чөнки кызу чакка, «печән өстенә» туры килдем. Июльдә «Сәләт-Биләр» форумын уздырдык. Шуннан соң Актанышның Агыйдел елгасы ярында «Агыйдел» интеллектуаль форумын оештырдык, менә әле кичә генә кайттык. Җәйне шулай эшләп ял итеп үткәрдек. Алда – Иске Казан форумы. Шуңа әзерлек бара.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии