“Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшырудан 10 кызыклы момент

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залга иң зәвыклы тамашачыларны җыйды.
Шәһри Казан газетасы кайбер кызыклы моментлар белән таныштырды.
  
1. Тантананы “Болгар” радиосы ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфак Хафизов, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова алып барды. 
2. Быелгы тамашада “Алтын йолдыз” сыны 32 номинациядә җиңү яулаган лауреатларга тапшырылды. 
3. Мондый чараларда, гадәттә, аранжировка ясаучылар игътибардан читтәрәк кала торган иде. Быел исә, тарихта беренче тапкыр, “Иң яхшы аранжировка остасы” дигән номинация дә булдырылган. Әлеге номинациядә “Алтын йолдыз” сыны Марат Мухинга тапшырылды.  
4. Чарада җырчылар гына түгел, ә җыр авторлары да бүләкләнде. Шагыйрь Ринат Мөслимов исә “Халык күңеленә кергән җырлар авторы” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.  
5. Зәвыклы җыр бәйрәмен Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева (“Татар эстрадасы легендасы” номинациясе) ачып җибәргән булса, аны ябу Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка (“Халык мәхәббәте” номинациясе) тапшырылган иде. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов исә тәнәфескә кадәр, тантананың нәкъ уртасында чыгыш ясады. Ул “Алтын йолдыз” сынын яшь җырчылар Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиевкә тапшырды. Быелгы җыр бәйрәмендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова катнашмады. 
6. Быел “Иң иҗади төркем” номинациясе дә бар иде. Анда Ришат Төхвәтуллин һәм аның иҗат коллективы билгеләнде.
7. Тамашачылар аеруча Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров чыгышларын яратып кабул иттеләр. Ә иң күп чәчәк бәйләмнәре Алсу һәм Азат Фазлыевлар дуэтына, Илназ Баһка эләкте. 
8. Илназ Баһ (“Иң җор телле җырчы” номинациясе) тантанада беренче тапкыр катнашты.  
9. Алсу һәм Азат Фазлыевларның костюмнары (“Иң халыкчан дуэт” номинациясе) иң истә кала торган булгандыр, мөгаен. “Байлар Сәрдегәнем” җырын башкарганда алар сәхнәгә бизәкле ап-ак киез итекләр киеп чыкты. Шулай ук тамашачы Ильвина, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, Илсөя Бәдертдинованың образларын да ошатты.
10. Тантанага махсус кунак – Лилия Минголова чакырулы иде.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии