Бу атнага йолдызлар фаразы

23-29 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эштә тыгызрак вакыт, шуңа шәхси тормыш читтәрәк калгандай була. Аның каравы карьера үсеше мөмкинлеге арта.

Үгезбозау

Максатка ирешү мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышыгыз. Бу шактый уңышлы атна була. Яңа ел ташламалары күптән хыялланган әйберне сатып алу мөмкинлеге бирә.

Игезәкләр

Атна бик гади булмаячак: хисләргә артык бирелмәгез, юк-барга көнләшү гадәтен ташлагыз. Эштә дә активлыкны тыеп тору яхшырак.

Кысла

Яраткан кешең белән гармониягә ирешү өчен кайбер корбаннарга барырга туры килә. Барысын да йөрәккә якын алу гадәтен ташлагыз.

Арыслан

Мәшәкатьле атна көтә. Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узсын өчен алдан тырышырга кирәк. Сәламәтлеккә игътибарлырак булыгыз.

Кыз

Ниһаять, сезгә дә уңыш елмаер. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Ялгызлар парын табачак яки күптән сүнгән кебек тоелган мөнәсәбәтләрне яңарта алачак.

Үлчәү

Йорт мәшәкатьләре арта. Гаилә һәм туганлык җепләрен ныгыту өчен кулай вакыт. Эштә тынычлык саклагыз.

Чаян

Сәяхәткә, юлга чыгучылар көндәлек өй мәшәкатьләреннән арынып тора, яңа танышлар таба алачак. Иң мөһиме – үз эчеңә бикләнмәү.

Укчы

Яңа ел күңелле узарга охшаган, якыннарыгызга бүләкләр эзләгез. Бәйрәмгә кадәр җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез

Яңа тормыш циклы башланырга тора. Киләчәк уңыш елның соңгы атнасын ничек уздыруга бәйле. Эштә активлык һәм инициатива күрсәтергә тырышыгыз.

Сукояр

Яңа ел ыгы-зыгысына артык бирелмәгез. Рухи тынычлык булганда гына тормыш ямен күрергә вакыт кала.

Балык

Мәхәббәт өлкәсендә уңышлы вакыт. Яңа танышлар табу мөмкинлеге бар. Шәхси тормышны үзгәртү өчен кулай вакыт.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии