Бу атнага йолдызнамә

4-10 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Акча мәсьәләсен хәл итү өчен искитмәле уңай чор. Эшегездә хезмәттәшләрегездән өстенрәк күренергә теләү гадәтен ташлагыз, юкса көлкегә калачаксыз.

Үгезбозау

Белеп торыгыз: юк-барга ризасызлык, саксыз әйтелгән сүз кара тавышка китерергә мөмкин. Яңа эшкә тотынмыйча, әлегә көндәшлек эш-мәшәкатьләрегез белән генә шөгыльләнегез. Болай үзегезгә күбрәк файда киләчәк.

Игезәкләр

Кызыктыргыч тәкъдимнәргә исегез китмәсен – буш куык булып чыгачак алар. Гадәттәге тормыш рәвешегезне үзгәртергә маташмагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында хезмәттәшләрегез белән аралашуда кыенлыклар барлыкка килергә мөмкин.

Кысла

Бу атна эшегездә, шулай ук шәхси тормышыгызда уңышлар алып киләчәк. Тик саклык дигән әйберне истән чыгармагыз: буш вәгъдәләр өләшмәгез, чыгымнар мәсьәләсендә тотнаклы булыгыз. Инде онытылып ук бетә язган бәрәвеннән күңелегез кылларын тибрәтердәй сүзләр ишетерсез.

Арыслан

Килеп туган хәлләр үзегездән кыюлык күрсәтүне таләп итәр. Тик нәтиҗәсе искитәрлек булмастыр: хаталануыгыз бар чөнки. Аның каравы, гаиләгездәгеләргә моңарчы тынгылык бирми килгән бер проблеманың очына чыгачак.

Кыз

Күптәнге теләгегезне тормышка ашыруга комачаулаган бер яңалык ишетүегез бар. Шәхси тормышыгызда матур вакыйгаларга әзер булып торыгыз. Сөеклегездән көтелмәгән яңалыклар ишетәчәксез.

Үлчәү

Тормышыгыз ныклыгыгызны сынамагае: эшегездә көтелмәгән киртәләр пәйда булырга мөмкин. Килеп туган хәлләрдән исән-имин чыгар өчен көчегезне җәлләмәскә кирәк.

Чаян

Яңа вазыйфа тәкъдим итүләре бар. Ике дә уйлап тормастан, ризалашыгыз. Тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк бу.

Укчы

Күңелсезлекләрне тыныч кына кичерегез: килеп туган хәлләрне үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Үткен акылыгыз һәм эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмаячак.

Кәҗәмөгез

Һәр нәрсәдә тотнаклылык, сабырлык, акыллылык кирәк: ахыры ни белән бетәсен белеп булмаган эшләргә тотынмагыз, очраклы кешеләр белән танышып, тегенди-мондый элемтәләр кормагыз. Көтелмәгән хәбәр атналык планнарыгызны үзгәртергә мәҗбүр итәчәк.

Сукояр

Һөнәри осталыгыгызны арттыру, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бик шәп вакыт. Шулай ук узгандагыны барлау өчен дә кулай вакыт әле бу. Рухи яктан чистарынып калачаксыз һәм гаиләгезгә тынычлык иңдерәчәксез.

Балык

Ашыкмагыз, үзегезнең алга куелган бурычларны хәл кылуга барыбер ирешәчәксез. Эшлекле максатта командировка, сәфәрләргә чыгу ихтималы юк түгел. Акча кереме булыр. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии