Бу атнага йолдызнамә

25-31 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызга үзгәрешләр үтеп керергә әзер булыгыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Акча отуыгыз ихтимал.

Үгезбозау

Үткәндәгеләргә күз ташлап, ялгышулардан котылырга тырышыгыз. Тәмамланмаган эшләрегез күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Ыгы-зыгылы вак-төякләрдән баш тартыгыз.

Игезәкләр

Йолдызлар үзегезгә бик таныш булган эшләргә генә тотынырга куша. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Бигрәк тә хатын-кыз Игезәкләр тормышында.

Кысла

Барысына да кичекмәстән ирешү теләген онытыгыз. Үзегезне ишетү һәм аңлауларына да исәп тотыгыз. Ашыгып, теге яки бу карарга килмәгез.

Арыслан

Аралашу шатлыгын авыр гына бер бурычны хәл итүгә бәйле хәбәр бозарга мөмкин. Ә менә эшләрегезнең һәммәсе дә гөрләп барыр.

Кыз

Сез һәр нәрсәгә шикләнеп карыйсыз, сезгә һәммәсе мәкер әзерли кебек тоелыр. Мондый халәтегез эшләрегезгә нык комачаулаячак.

Үлчәү

Күптәннән көтелгән бер уңышка ирешү мөмкинлегенә ия булачаксыз. Хатын-кыз Үлчәүләрне шәхси тормышларында үзгәрешләр көтә.

Чаян

Эшләрегездә ярдәм көтеп утырмагыз, катлаулы мәсьәләләрдә салкын канлылык күрсәтегез. Тынычланып кал өчен яраткан шөгылегезгә бирелегез.

Укчы

Эшегездә уңай якка борылыш булырга мөмкин. Тик тирәгездәгеләргә каты сүзләр әйтүдән сак булыгыз, юкса үзегезгә начарлык китерәчәксез.

Кәҗәмөгез

Бар нәрсәдә өстенрәк күренергә тырышудан качыгыз: эчке энергиягезнең ташып торуы тирәгездәгеләрне куркуга салачак.

Сукояр

Эшегездә нинди генә киеренкелек булмасын, куркып-өркеп калмагыз. Максатыгызга ирешүдә беркем дә комачаулый алмаячак.

Балык

Үз дигәнегездә нык торыгыз, уңышларга ирешәчәксез. Күпләргә югарырак хезмәт хакы түләнелә торган эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии