Бу атнага йолдызнамә

22-28 аперель көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшегездә тарткалаш килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Үткәндәгеләрегез, төгәлрәк әйткәндә, инде күптәннән онытылып беткән вакыйгалар янә калкып чыгачак.

Үгезбозау

Бик якын һәм кадерле кешегезгә авыр сүзләр ирештерергә кирәк булачак. Каты бәреләсегез килмәс, әлбәттә, тик нечкәләнеп торыр чак түгел. Хәзер сезгә ачыктан-ачык эш итү кирәк.

Игезәкләр

Тормышыгызда һәм эшегездә көтелмәгән хәлләр булачак. Бармакка бармак сукмасагыз да, тормышыгызның барлык өлкәләрендә шәп уңышларга ирешәчәксез. Тик колагыгызгы чалынган һәрбер сүзне чынга алып кына ялгыша күрмәгез.

Кысла

Шактый ук нәтиҗәле эшлиячәксез, көндәлек бурычларыгызны хәл итәчәксез, киләчәккә шәп кенә планнар корачаксыз. Тик сез бу эшчәнлектән арачаксыз.

Арыслан

Югары урыннарда эшләмәсәгез дә, бу атнада кемнәргәдер җитәкчелек итәчәксез. Сез әйткәнне шундук ишетәчәкләр һәм барлык үтенечләрегезне дә үтәячәкләр.

Кыз

Тирәгездәгеләрдә яхшы тәэсир калдыру өчен көчегезне һәм вакытыгызны җәлләмәгез: бик тиздән үзләрен аклаячаклар. Ә менә мәхәббәт өлкәсендә һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә зур саклык кирәк. Юкса тавыш чыгу гына түгел, эш аерылышуга кадәр барып җтәргә мөмкин.

Үлчәү

Йолдызлар үзегезне сыный кебек. Бу атнада эшләрегез галәмәт күп булачак һәм аларны ерып чыгу бик күп көч сорый. Сәламәтлегегез турында уйланырга вакыт җиткән.

Чаян

Бу атнада сезне чыгырдан чыгарырга маташачаклар. Шуңа күрә күңелегезгә ятмаган кешеләрдән читтәрәк йөрүегез әйбәтрәк. Якыннарыгыз да, үзегездән мөмкин булмаганны таләп итеп, нервыгызны какшатырга мөмкин.

Укчы

Хезмәттәшләрегез белән сүзгә кермәгез. Бернинди сәбәпсез эчегез пошарга мөмкин. Бу халәттән качарга тырышыгыз, югыйсә эшегезгә зыян киләчәк.

Кәҗәмөгез

Бу атнада бик шәп керем көтелә. Тик уйламыйча вәгъдәләр өләшмәгез, теләкләрегезне йөгәнләгез. Сабыррак, тыйнаграк булыгыз – күп нәрсә үзегезне кулда тота белүдән, осталыгыгыздан тора хәзер.

Сукояр

Тормышыгызда күтәрелеш башланырга тора. Бу җиде көн эчендә нинди генә вакыйгалар булмаячак. Хисләрнең ниндиен генә кичерергә туры килмәячәк.

Балык

Хыялларыгыз тормышка ашмас кебекме? Хафаланмагыз, нәкъ менә хәзер планнарыгызны гамәлгә ашыра башларга кирәк сезгә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии