Бу атнага йолдызнамә

20–26 май көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Эшегездә менә дигән офыклар ачылачак, вак-төяк күңелсезлекләрнең эзе дә калмаячак. Тик бик ашыкмагыз гына.

Үгезбозау

Уңайлы чор. Бу атнада якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салып кына калмыйча, күңелегезне тынгысызлап торган эчке каршылыклардан да котылачаксыз. Комачаулыкларга карамастан, үҗәтләнеп, барыбер үз дигәнегезгә ирешәчәксез.

Игезәкләр

Төрледән-төрле вакыйгалар берсе-берсе алыштырып кына торачак. Уй-ниятләрегезне сер итеп тотыгыз, юкса сезнең ачыклыктан кайберәүләрнең файдалануы бар. Алдыгызда көтмәгәндә генә яңа мөмкинлекләр ачылачак.

Кысла

Үпкәләмәгез, шикләнмәгез, ризасызлык белдермәгез - болар өчен бернинди дә сәбәп юк хәзер. әйбәт хәбәрләр көтегез. Кайберәүләр керемнәрнен арттыру, дәрәҗәләрен күтәрү мөмкинлеге бирердәй тәкъдимнәр ишетәчәк.

Арыслан

Эшләрегез күбәячәк. Тик моңа борчыласы юк: бурычларыгызның гына түгел, абруегыз һәм керемегезнең артуын да аңлата бу. Дус-ишләрегез, хезмәттәшләрегез ярдәмен тоеп, канәгатьлек хисләре кичерәксез.

Кыз

Үзегез дә сизмәстән, бик зур эшләр башкарып куячаксыз. Атна ахырында матур яңалыклар көтегез.

Үлчәү

Бик мөһим бер мәгълүматны колак читеннән уздырып җибәрмәс өчен игътибарлы булыгыз. Теге яки бу карарга килергә ашыкмагыз: башта уйлагыз.

Чаян

Бөтен тырышлыгыгызны матди һәм социаль хәлегезне яхшыртуга юнәлдертегез. Серләрегезне беркемгә дә ачмагыз, хәтта якыннарыгызга да. Юкса ачыклыгыгыз үзегезгә нык зыян салачак. Гаиләгездә шатлыклы вакыйга булуы ихтимал.

Укчы

Атнаның беренче яртысы бигрәк тә уңышлы булачак, шуңа күрә мөһим эшләрегезне шул чорга планлаштырып торыгыз. Акча мәсьәләсендә сакчылрак кыланыгыз.

Кәҗәмөгез

Бу атнадагы тырышлыкларыгыз җилгә очмаячак. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз – иң шәп киңәшчегез шул сезнең хәзер.

Сукояр

Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен акыллы гына түгел, хәйләкәр дә булырга кирәк. Хезмәт баскычыннан югарырак күрәрелү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Балык

Тормышыгызны яхшыга үзгәртү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Якыннарыгыз турында да кайгыртсагыз, барлык проблемаларыгызны хәл итеп бетерәчәксез. Тышкы кыяфәтегезгә, холкыгызга кагылышлы сүзләрне ишетмәмешкә салышыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии