Бу атнага йолдызнамә

8-14 июль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Җитәкчегез белән авыр сөйләшү булырга мөмкин. Тик хафаланасы юк: абруегызны арттыруга гына китерәчәк ул. Нәрсәгә дә булса ризалык бирергә ашыкмагыз: ялгышырга мөмкинсез.

Үгезбозау

Сезне гадәти эш көннәре көтә. Тормышыгызда үзгәрешләр булуы ихтимал: әйтик, тормыш-көнкүрешегезне “баштанаяк” үзгәртердәй бер кеше белән очрашырга мөмкинсез.

Игезәкләр

Инде бик күптәннән акча мәсьәләсен хәл итәргә җыенып йөрисезме? Атнаның беренче яртысында бу хыялыгыз тормышка ашачак. Яңа танышларыгыз пәйда булачак. Югалткан әйберләрегезне табачаксыз.

Кысла

Баеп китү җәһәтеннән әйбәт кенә планнарыгыз барлыкка киләчәк. Атна башында кемнәрнеңдер игътибар үзәгендә калырга мөмкинсез. Гаиләгездә килеп туган хәлләр байтак чыгымнарга мәҗбүр итәр.

Арыслан

Белеп торыгыз: соңыннан үкенечкә әйләнердәй кайбер гамәлләр кылырга мөмкинсез. Нинди генә хәлләр килеп чыкса да, кызып китмәгез берүк. Чөнки кайберәүләр сезне махсус котыртырга мөмкин.

Кыз

Бу көннәрдә тынычлык-татулык хөкем сөрәчәк. Дөрес, бер шарты бар: уңышларыгызга үзегезнең үк исегез китеп утырырга түгел, бәлки атна дәвамында тырышырга туры киләчәк.

Үлчәү

Тормышыгыз рәвешен үзгәртер вакыт җитте түгелме? Кемнәрнеңдер эшенә кысылып харап булмагыз: уңышсызлыкларында сезне гаепләүләре ихтимал. Атна ахырында яңа мөмкинлекләргә исәп тотып булыр.

Чаян

Якыннарыгыз белән татуланышу, уртак тел табу өчен бик әйбәт чор. Хезмәт урынында дәрәҗәлерәк вазыйфага күтәрелү өчен мөмкинлекләр чыгарга тора. Форсатны кулдан ычкындырмагыз.

Укчы

Бик күп эшләрегезнең очына чыгачаксыз. Сәфәрегез уңышлы булачак. Тышкы кыяфәтегезгә, үз-үзегезне тотышыгызга кагылышлы юк-бар искәртүләрне колак читеннән уздырып җибәрегез. Бу көнләшеп кенә әйтелгән сүзләр.

Кәҗәмөгез

Яңалыкларга, сөенечле хәбәрләргә бик бай атна. Никадәр күбрәк аралашсагыз, шуның кадәр әйбәтрәк – үзегез өчен файдалы булган мәгълүматларны ишетеп, күңелегезгә салып кына торачаксыз.

Сукояр

Күптәннән югалткан әйберегезне тапсагыз, атнаның калган көннәрендә табышлы булачаксыз. Үзегезне борчыган мәсьәләләрнең хәл ителүен күреп, юкка бетеренгәнегезне аңлаячаксыз.

Балык

Планнарыгызны гамәлгә ашыра башлаячаксыз. Сезнең сүзләргә колак салачаклар, гозерләрегезне үтәячәкләр. Шулай да кешеләргә игътибарлырак булу зыян итмәстер.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии