Бу атнага йолдызнамә

19-25 август көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Кулыгыздан бар эш тә килә торган атна. Үзегезнең йомышларыгызны үтәгәч, башкаларга ярдәм итү өчен дә көчегез калачак. Матди хәлегез дә яхшырырга охшаган.

Үгезбозау

Бүген эшләргә мөмкин булган эшне иртәгә калдырма, ди халык мәкале. Шуннан чыгып эш итегез. Теләкләрегез мөмкинлекләрегез белән туры килмәскә мөмкин, алтын урталыкны табыгыз.

Игезәкләр

Финанслар, эшмәкәрлек, милек белән эш итү өчен уңай вакыт. Ләкин игътибарлы булыгыз – чит кеше фикеренә ияреп, бар нәрсәдән коры калуыгыз бар.

Кысла

Бу атнада җитди уңышларга ирешәчәксез. Аларның нәтиҗәсе кәефегезне берничә ай буе кәефегезне күтәренке тотачак. Шатлыкларыгызны дусларыгыз белән уртаклашыгыз, бәйрәм итегез.

Арыслан

Эшмәкәрләр, җитәкчеләр өченавыр атна булырга охшаган. Хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрергә мөмкин – түзем булыгыз. Уртак фикергә килә алмасагыз, бәлки кемгәдер эштән китәргә туры киләчәк.

Кыз

Теге яки бу мәсьәләне хәл итү артык авыр булып тоелса, калдырыгыз. Димәк, озакламый сезнең алды яңа үрләр ачылачак. Тормыштан тәм табып яшәгез.

Үлчәү

Атна уртасында берәр кешегә гашыйк булып куюыгыз бар. Тормышыгызда яңа очрашулар, яңа танышлар пәйда булачак. Ләкин дусларыгыз, туганнарыгыз турында да онытмагыз.

Чаян

Хезмәттәләрегез белән уртак тел таба алсагыз, барысы да җиңел генә биреләчәк. Үз фикерегездә ахырга кадәр торып, алар белән талашып китсәгез, тынычлыкка сентябрь аенда гына ирешәчәксез.

Укчы

Хыялларыгыз, күптән уйлап йөргән планнарыгыз көтмәгәндә генә тормышка аша башлаячак. Үзегезгә ышаныгыз. Шунысы да бар, барысы да сәләттән генә тормый.

Кәҗәмөгез

Мөлкәтегез ниндидер кыйммәтле әйбер белән баетылачак. Бәлки, машина яки йорт җиһазы сатып алырсыз. Сезгә берәрсе зур бүләк ясарга да мөмкин. Матди өлкәнең дә яхшыруы көтелә.

Сукояр

Элеккеге танышларыгызның көтмәгәндә килеп чыгып, эшләрегездә комачаулый башлаулары бар. Шуңа моңа кадәр әллә ни якын булмаган сыйныфташыгыз яки курсташыгыз очрашырга тәкъдим итсә, җиде кат уйлагыз.

Балык

Бу атнада көтелмәгән карарлар кабул итү өчен уңай вакыт. Кирәкле вакытта кирәкле урында булып, бәхетле мизгелләр дә кичерергә мөмкинсез.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии