Бу атнага йолдызнамә

2-8 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Матди мәсьәләләр хакында гына уйлап йөрсәгез, акча колына әверелүегез ихтимал. Атна дәвамында күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Рухи дөньягызга күз салсагыз, бу авырлыкларны тиз арада җиңеп чыгарсыз.

Үгезбозау

Ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелып торыгыз. Аларның киләчәк тормышыгызга көчле йогынты ясавы ихтимал. Бу атнада күбрәк интуициягезгә таяныгыз.

Игезәкләр

Һәр эшне, артык көч түкмичә генә, тиз арада башкарырга тырышасыз. Бу атнада тизлекне киметергә туры килер. Нинди дә булса эшкә алынганда, якын кешегездән киңәш сорау да комачауламас.

Кысла

Атна дәвамында хәйләкәрлекне эшкә җигәргә туры килер. Тик берүк чама хисен югалтмагыз. Киләсе атна романтик очрашуларга бай булыр. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрне җайлау өчен дә уңай вакыт.

Арыслан

Шактый зур югалтулар булуы ихтимал. Авыр вакытларны читтә үткәрү киңәш ителә. Җитди карарлар кабул итүдән тыелып торсагыз, әйбәт булыр. Иң яхшысы – берәр атнага ял алыгыз.

Кыз

Күңелегезгә каршылыклы хисләр хакимлек итәчәк. Эчке дөньягыз белән гармония булдырырга тырышыгыз. Моның өчен иң элек үзегезнең теләк-максатларыгызны төгәл билгеләгез.

Үлчәү

Гаилә – яшәү мәгънәсе. Әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инаначаксыз. Якын кешеләрегез белән низагка керүдән сакланыгыз. Парсызларның насыйп ярын табуы ихтимал.

Чаян

Эш мәсьәләсендә сөенечле хәбәрләр көтелә. Матди керем алуыгыз бар. Электән күңелдә йөрткән идеяләрне тормышка ашырыр вакыт. Яшәү рәвешен тамырдан үзгәртергә теләүчеләр бу эшкә курыкмыйча алына ала.

Укчы

Һәр нәрсәгә сакчыл карап эш итегез. Акчаны гына түгел, энергиягезне дә юкка-барга сарыф итмәгез. Бу атнада үзегездә сүлпәнлек сизәрсез. Организмыгызны ял иттерергә вакыт.

Кәҗәмөгез

Үҗәтрәк булыгыз. Финанс өлкәсендә яңа эшләр башлау өчен уңай вакыт. Матди ягыгыздан бигрәк җәмгыятьтә тоткан урыныгызны ныгытачаксыз.

Сукояр

Күңелле очрашулар, яңа танышуларга бай атна. Көтелмәгән сюрпризлар да булырга мөмкин. Шатлыклардан башыгыз әйләнеп, сәламәтлегегез турында онытып җибәрмәгез.

Балык

Акча мәсьәләсендә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Сакчылрак булыгыз. Элеккеге дуслык яңарырга мөмкин. Тормышыгызга шактый яңалык алып килерлек очршулар көтелә. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии