Бу атнага йолдызнамә

16 – 22 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада таныш-белешләр файда китерәчәк. Җаваплы бер эшегезне төгәлләү шатлык бүләк итәчәк.

Үгезбозау

Бер нечкәлекне дә игътибардан читтә калдырмыйча, ашыкмый гына алга атлагыз. Ярдәмчеләрегез табылыр, тик барлык карарларны үзегезгә кабул кылырга туры килер.

Игезәкләр

Вакыйгалар үтә бай чор җитеп килә. Хезмәт урынында нәкъ менә сезнең тырышлыгыгызны таләп итә торган эшләр өелер. Кыюлык һәм үз көчегезгә ышанганлык кирәк булыр.

Кысла

Тыныч кына яшәп яткан бер мәлдә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы килеп чыга башларга мөмкин. Бар нәрсәгә әзер булып торыгыз, әмма эшнең нәрсәдә икәненә төшенмичә кыл да кыймылдатмагыз.

Арыслан

Стресс халәтендә калмыйм, дисәгез, эшегездә, шулай ук гаиләгездә киеренкелектән качыгыз. Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаудан сак булыгыз.

Кыз

Тирәгездәгеләргә үз фикерегезне тагу һич тынычлык бирмәс. Шуны истә тотыгыз: турыдан-туры басым ясауга караганда, бер-берең белән уртак тел табу осталыгы күбрәк файда китерер.

Үлчәү

Күңел бушлыгыннан котылырга, хис-тойгыларыгыз, уй-фикерләрегезне тәртипкә салырга вакыт. Килеп туган ыгы-зыгыны бетереп, тыныч кына эшкә керешсәгез, бик шәп уңышларга ирешәчәксез.

Чаян

Сәләтләрегезне ачып салу өчен уңайлы чор. Атна урталарында һөнәри эшчәнлегегездә яңа мөмкинлекләр ачылуга сөенеп бетә алмассыз.

Укчы

Сабырлыгыгызны җыеп, үз фикерегезне якларга әзер булып торыгыз. Бик тынгысыз, әмма эш, акча мәсьәләләрендә гаять уңышлы атна. Шуны истә тотыгыз: килеп туганхәлләрдә югалып калмасагыз, үтә зур уңышларга ирешәчәксез.

Кәҗәмөгез

Бу атна көтелмәгән вакыйгаларга, тәэсирләр, очрашулар һәм яңалыкларга бай булачак. Үзегезне борчыган мәсьәләне хәл итү юлын табуыгызга яисә инде күптәннән көткән хәлләрнең килеп чыгуына сөенәчәксез.

Сукояр

Бу атнада җиңел сулап куячаксыз: барысы да үз көенә кайтып, эшләрегез җайга салына. Тик яңа тәкъдимнәр генә башыгызга буталчыклык кертергә мөмкин.

Балык

Тормышыгызда күтәрелеш башланырга тора. Яңа таныш белешләрегезнең пәйда булуы көтелә. Ял көннәрендә көтелмәгән матур вакыйга да килеп чыгар әле. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.09.2013 20:10:33

Ник болай иртэлэдегез? Атна тэмамланырга эле 4 кон бар бит!!

Последние комментарии