Бу атнага йолдызнамә

30 сентябрь - 6 октябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Чынлап торып тотынмасагыз, тормышыгыз бөтенләй кире якка борылып куярга мөмкин. Эшләрегез тырышлык кына түгел, бер белгечнең ярдәмен дә таләп итәр шикелле. Йомшак мөгамәлә белән дә күпкә ирешергә мөмкин икәнен истән чыгармагыз.

Үгезбозау

Хәтта кәефегез начар булып, тирәгездәгеләргә үзегез нәрсә уйлаганны шундук әйтеп салырга әзер торсагыз да, мөнәсәбәтләрнең бозылу куркынычы юк кебек. Атна дәвамындагы үзгәрешләр, вакыйгалар шактый ук алҗытыр.

Игезәкләр

Тирәгездә үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Яңа танышларыгыз арасыннан берәрсе белән эчкерсез сөйләшү үз көчегезгә ышанычны арттырачак. Көтмәгәндә генә финанс ярдәм тияр.

Кысла

Атна урталарында күңелегезне яңа хисләр биләп алырга мөмкин. Тик аларның ни белән бетәсе билгеле түгел. Атна азагы – тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртү өчен бик әйбәт чор.

Арыслан

Күңелсезлекләргә дучар булуыгыз бар. Үз ягыгызны кайгыртып, нәрсәгәдер ирешергә теләвегез чынбарлыкта көч-куәтегезне юкка исраф итүгә генә кайтып калырга мөмкин. Акыл белән эш итеп, хыялыгызны гамәлгә ашыру өчен, тәнәфес ясап, бераз туктап алырга кирәк, дип өйрәтә йолдызлар.

Кыз

Бу атнада бик шәп бер форсатны кулдан ычкындыра күрмәгез. Әлбәттә, моның өчен сезгә осталык, җитезлек, акылыгызны эшкә җигәргә кирәк булачак. Курыкмагыз, сезнең кулдан килмәстәй әйбер түгел бе.

Үлчәү

Атна башларында уй-фикерләрегезнең чуалуы аркасында бераз гына югалып калырга мөмкинсез. Тирәгездәгеләр ачуыгызны ничек кенә чыгармасын, тыныч мөнәсәбәтегезне саклап калыгыз, хаталарын кичерегез һәм ярдәмегездән ташламагыз.

Чаян

Хәйләләү, килеп туган мөмкинлекләрне бары тик үзегезнең файдага борып җибәрү теләге тынгылык бирмәс шикелле. Атнаның икенче яртысында матди байлыкка җирлек салынырга мөмкин.

Укчы

Тормышыгызда ак “полоса” башланып китәргә тора. Шулай да дөньяга карашыгызны бераз гына үзгәртергә туры килмәгәе. Атнаның икенче яртысында көч-дәртегез киләчәгегезгә әйбәт юл яру гына түгел, аннан шактый ук алга китү мөмкинлеге дә бирәчәк әле.

Кәҗәмөгез

Көчегезне бер йодрыкка тупларга кирәк булачак. Нәрсә эшләргә кирәген үзегез беләсез – кыюлык, ныклык кебек сыйфатларыгыз җитәрлек. Атна урталарында һич юкка холыксызланып алырга да мөмкинсез.

Сукояр

Атна буе кәефегез шәп булыр, гомумән тирәгездә бәйрәм рухы хөкем сөрер. Атна башында дусларыгыз белән көтмәгәндә генә очрашып күрешү шатлык китерер. Атна уртасында туганнарыгыз сөендерер. Атна ахырында исә гаиләгезгә бәхет күктән ишелеп төшкәндәй булыр.

Балык

Атна башында үзегезне җиңүче итеп хис итәрсез. Күпкә ирештегез ич, шуңа күрә үзегез белән хаклы рәвештә горурлану гына түгел, башкаларга да әмер дә бирә алачаксыз. Тик менә күңелегездә, гаиләгездәге үзара мөнәсәбәтләрдә башкача...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии