Бу атнага йолдызнамә

2-8 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Мөмкинлек табучылар сәяхәткә җыена ала. Юлга кузгалырга җай чыкмаса, үзегезгә бәйрәм оештырырга кирәк. Уртак проектлар көтелгән нәтиҗә бирә.

Үгезбозау

Күңел маҗараларга тартыла. Әмма бу ялгыз үгезбозаулар өчен генә яхшы. Парлыларның исә тормышын катлауландыру сәбәбе дә булырга мөмкин.

Игезәкләр

Мөнәсәбәтләрнең катлаулану ихтималы арта. Бар нәрсә ачуны чыгарса да, уйлаганны әйтеп бетермәү хәерлерәк.

Кысла

Мәхәббәт өлкәсендә тынычлык хөкем сөрә. Көнкүреш һәм торак мәсьәләләре беренче планга чыга. Эштә дә тыгызрак вакыт. Түзәргә кирәк.

Арыслан

Сезне бер яктан кызыклы, вакыйгаларга бай атна көтә. Яңа танышлар табу өчен дә кулай вакыт. Иҗади активлык тиешле нәтиҗәсен бирәчәк.

Кыз

Тыныч кына гаилә учагы янында җылынып ятуга ни җитә. Торак шартларын яхшырту турында уйларга мөмкин. Юлга чыгуны кичектереп торсагыз да ярар.

Үлчәү

Бер урында гына утырмагыз, активрак булыгыз. Аралашу даирәсен киңәйтү акрынлап җитди мөнәсәбәтләр башлануга этәргеч бирергә мөмкин.

Чаян

Бу атнада юмарт булсагыз, үзегезгә икеләтә әйләнеп кайтыр. Уңыш сезнең якта, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

Укчы

Эшчәнлекне киңәйтү өчен кулай вакыт. Сабыр була белүчеләрне мәхәббәт үзе эзләп табар. Яңа проектлар башлау өчен яхшы чор.

Кәҗәмөгез

Кичерешләргә артык бирелергә ярамый. Әлегә күп проектлар тукталып торыр. Мөмкинлек тапсагыз ял алыгыз, актив эшчәнлеккә берникадәр пауза ясагыз.

Сукояр

Үзгәрешләргә әзер торыгыз. Күңелле яңалыклар булачак. Кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеге бар.

Балык

Яңа танышлар табу турында уйламагыз да. Әмма бу кәеф бозылу өчен сәбәп түгел. Максатка ирешү мөмкинлеге арта.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии