Бу атнага йолдызнамә

27 гыйнвар - 2 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Күңeлне җылытмый башлаган хисләрдән вакытында арынырга кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яңарту турында да уйланыгыз.

Үгезбозау

Башкаларга юл бирә белмәсәгез, кечкенә аңлашылмаучанлыкның да зур низагка җитү ихтималы бар. Акыллы юл бирер", дигәнне онытмагыз.

Игезәкләр

Йөрәк хисләре өчен уңайлы вакыт. Мөмкинлек булса, сәяхәткә чыгыгыз, командировкага баручыларның юллары уңар.

Кысла

Барысы да көткәнчә бармый, түзәргә кирәк. Үз эчегезгә йомылмагыз, бу мәсьәләне катлауландыра гына. Яңа эшләр башлау өчен бик үк кулай вакыт
түгел.

Арыслан

Кыенлыклар бар, әмма аларны җиңәргә мөмкин. Иң мөһиме - башкалар белән килешеп яши белү. Салкын тидерү куркынычы бар.

Кыз

Хисләрегезне тыегыз. Күптән түгел башланган мөнәсәбәтләрдә пауза алырга кирәк. Эш авыр йөк булып тоела, әмма аны барыбер тартып барырга туры килә.

Үлчәү

Башыгыз белән эшкә чумыгыз, романтик мөнәсәбәтләргә дә вакыт табарга кирәк. Мәхәббәт маҗарасы башлау, иҗади эшчәнлек өчен яхшы чор.

Чаян

Өйдәге мәшәкатьләр күп вакытны ала, әлегә йөрәк хисләре өчен кулай чор түгел.

Укчы

Атна сәяхәт, яңа танышлар табу өчен кулай. Әти-әниегезнең хәлен белергә тырышыгыз. Бу сәүдә операцияләре уздыру өчен кулай вакыт.

Кәҗәмөгез

Зур әйберне сатып алу мөмкинлеге чыга. Якыннарыгыз сездән игътибар һәм кайгырту көтә.

Сукояр

Җаваплылыкны үз өстеңә алырга туры килә. Беренче адымны ясаудан курыкмагыз, әмма ул алдан уйланылган булырга тиеш.

Балык

Артык ачылып китәргә ярамый. Юк-барга акча туздырмагыз, бу финанс ягыннан уңышлы вакыт.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
06.02.2014 08:55:34

Буген бит инде 6 нчы февраль!!!!)))))))

05.02.2014 22:23:38

ник язган сорауларны язып бармыйсыз!!!!!????????????

05.02.2014 09:06:16

Йолдызнамэне еллык,айлык,атналык итеп аерым сайт ача алмыйсызмы!?? Алданук зур рэхмэт.

29.01.2014 18:31:36

Буген нибары,чэршэмбе! Нигэ шулай ашыгасыз?

Последние комментарии