Бу атнага йолдызнамә

10-16 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атна “шәләй-вәләй” үтәр. Беренчедән, үзегез үк җиң сызганып эшләргә әзер булмассыз. Икенчедән, кайбер кешеләр һәм килеп туган хәлләр эшегезгә комачаулык ясар.

Үгезбозау

Физик, шулай ук рухи көч ташып торыр. Тик бу үз фикерегезне якларга кирәк булганда артыгын әйтеп ташлауга китерер. Шул рәвешле эшегездә тоткан урыныгызны какшата күрмәгез.

Игезәкләр

Бу атна бик җиңелләрдән булмаячак. Ул барлык көчегезгә эшләргә мәҗбүр итәчәк. Юк-бардан да ачу-ярсуыгыз шундук йөзегезгә бәреп чыгачак. Шуңа күрә үзегезгә карата әйбәт тәэсир калдырырга кирәк булган кешеләр күзенә чалынмавыгыз хәерле.

Кысла

Җаваплы һәм зирәк булуыгыз тормышыгызга бер шатлыклы вакыйганың үтеп керүенә китерәчәк. Моңарчы уй-фикерләрегезне санга сукмыйча килгән адәмнәр дә сезнең белән санлаша башлаячак.

Арыслан

Тирәгездә килеп туган хәлләр үзегезне әллә ни сөендермиячәк. Һәр нәрсәгә сак карау, бик уйлап кына эш итү – бу чорда сезнең өчен иң мөһиме әнә шулар.

Кыз

Бу атна эшегездә, шәхси тормышыгызда уңышлар, дустанә җылы мөнәсәбәтләр белән сөендерәчәк. Тик кайберәүләр әйткән теләк-тәкъдимнәргә колак салырга онытмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

Үлчәү

Сак булыгыз: эш урынында салкын карашка юл кую, намуссызрак юлга басу үзегез өчен бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Моның абруегызга гына түгел, финанс хәлегезгә дә “сугу” ихтималы юк түгел. Берьюлы берничә эшкә тотынып азаплануның да кирәге юк.

Чаян

Тормыштан ямь таба торган атна бу. Тирәгездәгеләргә икеләнеп тормастан юл куячаксыз. Шуның нәтиҗәсендә, абруегызны үстереп, тыныч-тату мөнәсәбәтләрне дә саклап калачаксыз.

Укчы

Эшегездә мөнәсәбәтләрне ачыклаудан читтәрәк торыгыз, чөнки нерв күзәнәкләрегезне какшатудан гайре башкага ирешмәссез. Дус-ишләрегез арасыннан берәү белән күрешеп, күңелегезне күтәреп җибәрердәй яңалык ишетерсез.

Кәҗәмөгез

Кайберәүләргә бик көчле йогынты ясарга мөмкинсез. Чөнки хәзер сезнең һәр сүзегез бик үтепле булганлыктан, хаклы булуыгызны төкерек чәчмичә генә дә раслый алачаксыз.

Сукояр

Шактый ук киеренке атна. Һәр нәрсәдән канәгатьсезлек, ачулы булуыгыз үзегезне генә түгел, башкаларны да алҗытачак. Шуны истш тотыгыз: сабырлык, акыл белән эш итү могҗизалар китереп чыгарырга мөмкин.

Балык

Уңайлы хәлләрнең килеп тууы, кемнәрнеңдер үзегезгә бик вакытлы ярдәм кулы сузуы күп кенә проблемалардан коткарыр. Гомумән, бу атна уңышлы гына түгел, үзегезне җиңүче кебек хис итү мөмкинлеге дә бирер.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии