Бу атнага йолдызнамә

17-23 март көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

  

Кучкар

Атна башында артык активлык күрсәтү зыян гына китерәчәк.
Сәламәтлек турында кайгырту, тикшеренү узу яхшы булыр.

Үгезбозау

Атнаның беренче көннәрендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алачаксыз. Бу тормышны яңа биттән башлау вакыты да.

Игезәкләр

Атна башы сынаулар вакыты. Шул исәптән мәхәббәтне дә. Җай тапсагыз, ял алыгыз, сәяхәткә чыгыгыз. Эштә карьера үсеше мөмкинлеге бар.

Кысла

Кешеләр алдында абруегыз арта. Мөмкинлектән файдаланып, максатыгызга таба атлагыз. Атна азагында яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр катлаулану куркынычы бар.

Арыслан

Алдагы атна шактый мәшәкатьле була. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга ашыкмагыз. Җомга һәм шимбә араларны җылыту өчен яхшы вакыт.

Кыз

Узган айда җыелган проблемаларны хәл итәргә туры килә. Бу беренче чиратта гаилә мөнәсәбәтләренә кагыла. Күптән күрмәгән танышларыгызны очратачаксыз. Эштә дә бар да яхшы булачак.

Үлчәү

Атна буе үзегезне кемгәдер бурычлы дип хис итәчәксез. Башкалар фикеренә колак салырга өйрәнегез.

Чаян

Бу атна Чаяннарга мәхәббәт һәм иҗатта уңыш алып килә. Талантыгызны җиргә күммәгез, аны тулысынча ачарга тырышыгыз.

Укчы

Өй проблемаларын, күчемсез милек һәм мирас мәсьәләләрен хәл итү өчен кулай вакыт. Әти-әниегезгә сездшн ярдәм кирәк.

Кәҗәмөгез

Очрашулар, аралашуларга бай атна көтелә. Активрак булган саен уңышка күбрәк ирешәчәксез. Атна юлга, сәяхәткә чыгу өчен кулай вакыт.

Сукояр

Атнаның беренче көннәре финанс операцияләре, күптән уйлап йөргән зур әйберләр сатып алу өчен кулай.

Балык

Вакыйгаларга йомгак ясап, тормышның яңа этабын башларга туры килә. Атна азагында зур әйбер сатып алу мөмкинлеге туа.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
19.03.2014 17:10:11

Бигрэк иртэ язасыз..... Аны атна башыннан йолдызнамэгэ карап планын кора....

Последние комментарии